Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамадышта Шаһинур Мостафинны искә алдылар

Мамадышта эзтабар язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шаһинур Мостафинны искә алдылар. Әдипнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган чарага Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Халык шагыйре Зиннур Мансуров, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, күренекле язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Мамадышта яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Рафаил Газизов, Вәрис Мингалиев, якташлары, туганнары, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, җирлектәге “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, Мамадыштагы әдәби берләшмә әгъзалары җыелган иде. Хәтер кичәсендә сәхнәгә күтәрелгән һәр кеше Шаһинур Мостафин турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Халыкара китап бүләк итүчеләр көне уңаеннан Мамадыш китапханәсенә китаплар бүләк итеп бирде. Кичә Мамадыш сәнгать осталарының чыгышы белән үрелеп барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм