Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөслим лицеенда Рәмис Аймәт иҗатына багышланган кичә булды

Мөслим районы Мөслим лицеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, танылган шагыйрь Рәмис Аймәт иҗатына багышланган «Юлга дәшә Кояш» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. «Әдәби мәйдан» проекты кысаларында үткәрелгән әлеге чарага районның мәгариф, мәдәният идарәсе вәкилләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары чакырылган иде.

«Мөслим төбәге – шигъри төбәк. Әдәбиятыбызга Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фоат Садриев, Факил Сафин, Флүс Латыйфи, Шәмсия Җиһангирова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов кебек талантлы язучыларны тудырган изге җир. Мөслим сүзе дә, әйтерсең, тылсымлы, шигъри авазлар тезмәсен хәтерләтә. Әллә шуңадамы, очрашуга чакыргач та, тәкъдимегезне бик теләп кабул иттем һәм сезнең белән очрашуга ашкынып килдем», – дип сүзен башлап җибәрде Рәмис Аймәт.

Кичәне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, шулай ук аның алып баручысы, әлеге лицейда инде 33 ел татар теле һәм әдәбиятын укыткан, шагыйрьнең сабакташы Чулпан Ситдикова чыгышында Рәмис Аймәт белән Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында бер сыйныфта укулары турында сөйләде, студент елларының хатирәләре белән уртаклашты.

«Рәмис студент елларында ук бик актив иде. Төркемебезнең старостасы булу белән беррәттән, ул университетның «Каз канаты» бию ансамбленә дә, халык театрына да, хорга да йөрергә вакыт тапты. Яшь иҗатчыларның «Әллүки» әдәби түгәрәген дә җитәкләде», – диде ул.

Чарада Мөслимдә яшәп иҗат итүче танылган балалар язучысы, кайчандыр, директор буларак, әлеге лицейны сафка бастыруда зур тырышлык куйган Мөҗәһит Әхмәтҗанов катнашты. «Без Рәмис Аймәт белән бер үк иҗат берлегендә торабыз. Рәмис Язучылар берле рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән елларында үзенең тырышлыгы, вәгъдәсендә торуы белән аерылып торды», – диде ул. Мөҗәһит Әхмәтҗанов Рәмис Аймәтнең үз әсәрләрен сәнгатьле итеп укуы, шигырьләренә иҗат ителгән җырларны оста итеп үзе башкаруы хакында сөйләде һәм үзе дә, төрле музыка уен коралларында уйнап, Рәмис Аймәткә музыкаль сәламен җиткерде.

Рәмис Аймәт тамашачыларга күптән түгел «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында дөнья күргән «Сүз иярә сүз» (танылган шәхесләр белән гамьле әңгәмәләр) һәм әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында басылган «Мәңгелек сагыш» дигән өръ-яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте.

Лицей директоры Чулпан Әхмәтшина чыгышында Рәмис Аймәт иҗатына тирән соклануын белдерде. «Мин еш кына балаларыма һәм оныкларыма «Син – минем җанымның яртысы» дип эндәшергә яратам. Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән, барыбыз да яраткан җыр исеме белән. Бүген яраткан шагыйремнең лицеебез кунагы булуы белән чиксез бәхетлемен», – диде ул.

Лицей укучылары Рәмис Аймәтнең фәлсәфи шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.

Шагыйрьгә сораулар да күп булды. Укытучылар һәм укучыларны күбрәк татар әдәбиятының киләчәк язмышы, бүгенге татар язучыларының әсәрләре дөньякүләм танылу алырмы, кебек сораулар борчыды. «Миңа еш кына халыкара шигърият фестивальләрендә катнашырга һәм чыгыш ясарга туры килде. Шунда күп кенә төрки халыкларның шагыйрьләре чыгышын тыңлагач, мин бүгенге татар әдәбиятының никадәр югары кимәлдә булуына кабат инандым. Бары тик әйбәт тәрҗемәчеләр табып татар әдәбиятын дөнья укучысына тәкъдим итәргә генә кирәк. Бездә андый әсәрләр җитәрлек», – диде Рәмис Аймәт.

Бер тын, бер сулыш белән үткән чарада Мөслим районының милли мәсьәләләр буенча мәгариф идарәсе медодисты Нурания Шәймарданова һәм үзәк балалар китапханәсе мөдире Зилә Кашапова да чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында соңгы елларда район китапханәләренә татар язучыларының китаплары аз санда кайтуы уңаеннан борчуларын да белдерделәр.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова