Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе үтте

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе үтте. Очрашуда Фәнис Яруллиннның хатыны Нурсөя, туганы Сәвия Минһаҗева, аның кызы Айзилә, шагыйрьнең туган ягы Баулы шәһәре администрациясе җитәкчесе урынбасары Ренат Хәмидуллин, Ф.Яруллинның музей йорты мөдире Гүзәл Газизуллина катнашты. Алар шагыйрьнең иҗаты, аның тормыш юлы турында истәлекләре белән уртаклашты.

Фәнис Яруллин шигырьләре Ренат Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Наилә Акмаева башкаруында да яңгырады.

Концертта Татар мәдәни үзәге артистлары һәм чарага чакырылган Татарстан сәнгать вәкилләре катнашты.

https://avtonomiya.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм