Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан Актанышта әдәбият һәм сәнгать көннәре гөрләде

Актанышта шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булып узды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар – Мөхәммәт Мирза, Рөстәм Галиуллин, Факил Сафин, Газинур Морат, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гибадуллина, Айзирә Имамова, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында булдылар. Ачык сыйныф сәгатьләрендә Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Айгөл Әхмәтгалиева укучыларга әдәби дәресләр үткәрделәр.

Аеруча сөенечле һәм шатлыклы вакыйга Мөхәммәт Мирза исемендәге татар теле кабинеты ачылу булды. Анда Илфак абыйның кулъязмалары, шигырь дәфтәре, әдипләр белән язышкан хатлары, районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр урын алган. Әдип якташларына чиксез рәхмәтлеген белдерде. Чарада Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль һәм агарту бүлегенә җитәкчесе Назил Латыйпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да катнашты.

Алга таба әлеге әдәби-мәдәни тантана педагогик конференция белән дәвам итте, биредә район уку йортларының китапханәчеләре дә катнашты. Бик күп сораулар күтәрелде, мәктәп программасындагы нәфис әдәбиятнең һәм китап-әсбапларның эчтәлегенең камиллеге буенча да фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл эшен халык укытучысы, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Ләйсән Әминова алып барды.

Әдәбият бәйрәме район мәдәният йортында Мөхәммәт Мирзаның 70 яшьлегенә багышланган “Яшәү сере” исемле иҗат кичәсе белән дәвам итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм