Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә «Рухият» проекты буенча чыгарылган китаплар тәкъдим ителде

24 ноябрь көнне “Әлмәт” Иҗтимагый үзәгендә “Татнефть”Хәйрия фондының “Рухият” программасы тарафыннан 2021 елда нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе узды.

2021 елда «Рухият» программасы аша Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» китабы, Гамил Афзал, Фаил Садриев, Гөлчирә Ибәтуллина, Лилия Гәрәева, Александр Дорофеев җыентыклары, рус телендә язучы 12 шагыйрәнең әсәрләре тәрҗемә ителгән «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгы, Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы, «Олег КУЛЬПИН. Кистью и сердцем» альбом-каталогы, «Замандашлар» сериясендә «Адиб МАЛИКОВ — записки солдата эпохи» мемуарлар китабы (төзүчесе — Әнвәр Маликов) басылып чыккан.

«Рухият» программасы аша барлыгы 200ләп исемдәге китап басылып чыккан. Гомуми тиражы — 360 мең.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм