Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт шәһәренең 25 мәктәбендә Рәмзия Габделхакова укучылар белән очрашты

Әлмәт шәһәренең 25нче мәктәбендә Татарстан журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары Рәмзия Габделхакова белән очрашу узды.  Әлеге чара Әлмәт муниципаль районы китапханәчеләре семинары кысаларында үткәрелде.

Очрашуда язучының шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җыр яңгырады. Ә менә авторның “Китаплар югалган көн” пьесасын нәкъ менә безнең укучыларның беренче тапкыр сәхнәгә чыгаруы аеруча куанычлы булды, ди очрашуны оештыручылар.

Укучылар Рәмзия Габделхаковага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр,  әсәрләре белән танышып киттеләр. Чын мәгънәсендә җылы узган әлеге очрашу укучылар күңелендә бик озак сакланыр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин