Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорскида Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр

Кичә барышында Рамазан Байтимеров шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.

Кызы Гөлшат ханым әйтүенчә, фронтовик-шагыйрьнең 100 еллыгы туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районында да билгеләп үтәчәкләр, шулай ук Казанда да булачак. “Гомер уза, менә әткәйнең 100 еллыгы да җитте. Лениногорскида әти 30 елдан артык яшәде, бу якны яратты. Бүгенге кичәдә яшь буынның да катнашуы бик әһәмиятле. Безнең максат та бит – туган ягын яратып, аны хөрмәт итеп яшәүче буынны үстерү”, – ди Гөлшат ханым.

Рамазан Байтимеровның иҗатын оныттырмауда, шулай ук гимн булып раслануда да кызы Гөлшат ханымның роле зур. Ул әтисенең үзе исән чагында дөнья күрә алмаган шигырьләрен барлап, «Яшәү хакына» дип аталган зур булмаган җыентыгын да чыгарган. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аңа әтисенең мирасын саклап, барлап торуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Гомумән, кичәдә чыгыш ясаучыларның барысы да Гөлшат ханыма рәхмәтләр әйттеләр.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә Рамазан Байтимеров истәлегенә “Илен сөйгән шагыйрь” дигән конкурс игълан иткән булган, анда 50дән артык кеше катнашкан. Төрле яшь категорияләренә бүлеп, 15 җиңүче сайлап алынган. Кичә барышында җиңүчеләрне Гөлфирә Рафикова тәбрикләп, дипломнар тапшырды.

https://zamansulyshy.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова