Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорскида “Чишмә” иҗат берләшмәсе 65 еллык юбилеен билгеләп үтте

23 ноябрьдә, Лениногорск шәһәренең Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенә 65 ел тулуга багышланган “Чишмәләр ургылып аксыннар…” исемле әдәби-музыкаль юбилей кичәсе узды.

“Чишмә”леләрне котларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән язучылар, шагыйрьләр килде. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге исеменнән язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин, танылган шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова,  язучы, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов, танылган татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, үзенчәлекле чәчмә әсәрләр остасы Рәфкать Шаһиев, шагыйрә, язучы,  Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге администраторы Миңзифа Әхмәтшина, Татарстанның халык рәссамы Шамил Бикчурин, Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчесе урынбасары Мөдәрис Минһаҗев, шагыйрә Людмила Аланлы һәм башкалар килде.

Тантаналы кичә милли җырлар, тәбрикләүләр, эчтәлекле, мәгънәле нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә берләшмәсенең дәвамы рәвешендә 11 гимназиядә эшләп килүче Венера Сәмигуллина җитәкчелегендәге “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенең яшь шагыйрь-шагыйрәләренең чыгышлары да алкышларга күмелде.

1958 елда оешкан “Чишмә” иҗат берләшмәсе яши, иҗат итә, татар әдәбиятын яңадан яңа әсәрләр белән баета.

“Чишмә”нең 65 еллыгына багышланган кичәдә әдәбият, иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен аерым “Чишмә”леләр Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова