Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорск Үзәк китапханәсендә Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабын тәкъдим иттеләр

20 декабрьдә Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, әдәбият галиме, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, доцент, Р.Төхфәтуллин, С.Сөлǝйманова исемендәге премиялǝр лауреаты, “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Шаһиев Рәфкать Шириаздан улының “Элеккечә түгел без генә” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге мәртәбәле чарага талантлы каләм иясенең якташлары, авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

Очрашу барышында Рәфкать Шаһиев 2022 елда “Казан утлары” журналы редакциясендә нәшер ителгән “Элекечә түгел без генә” китабының язылу тарихын сөйләде. Кичәдә Рәфкать Шириаздан улын яхшы белгән, иҗатын якын итүчеләр үзләренең фикерләре белән уртаклашты, язучыга кызыксындырган сорауларын бирде.
Әдәби кичә аның иҗатының халыкчанлыгын, талантлы каләм иясенең әдәби казанышы дип бәяләнергә хаклы дип уйлыйбыз. Очрашуда яңгыраган әсәрдәге өзекләр, моңлы җырлар, күңел түреннән чыккан теләкләр әдәбият сөючеләр күңелендә озак сакланыр. Якташыбыз Рәфкать Шаһиевка яңадан-яңа иҗат үрләрен яулавын телибез.

Лениногорск шәһәренең
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм