Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөэмин-Каратай авылында шагыйрә Гөлфия Исхакова белән очрашу узды

28 июльдә Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Удмуртия
республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән очрашу узды.

Гөлфия Исхакова Татарстанның Әлмәт районы Кәләй авылында дөньяга килгән. Ләкин анда берничә ел яшәгәч, әнисенең туган җире Мөэмин-Каратай авылына кайтып төпләнәләр. Шуңадыр гомеренең байтак еллары балачагы, үсмер чоры, яшьлеге Мөэмин-Каратайда узганга, ул туган җире итеп гаҗәеп гүзәл табигатьле Мөэмин бабай нигез салган авылны саный.

Очрашуга әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар җыелды. Шагыйрә әдәбият сөючеләрне балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат ителгән шигырьләре белән таныштырды.

Гөлфия Исхакова сүзләренә танылган композиторлар халык күңеленә хуш килерлек җырлар иҗат итәләр. Очрашу барышында шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Якташ язучыбыз үзе дә җырлар иҗат итә һәм әлеге музыкаль әсәрләр белән бик күп чараларда чыгыш ясый. Аның үзенчәлекле, моңлы тавышы тамашачы күңеленә хуш килде.

Әдәби-музыкаль кичәне шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исмендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова