Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лаешта Гавриил Державинның тууына 278 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте

Бүген Лаешта танылган шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 278 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте. Төп чараларның берсе олуг шәхеснең һәйкәле янында оештырылды.

Һәйкәл янына җыелучылар белән бергә, чәчәк бәйләмен Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да салды. Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов та чәчәкләр китерде.

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел “Повелительницы Казани” трилогиясе өчен язучы Ольга Ивановага тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм