Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кукмара районы Березняк авылында язучылар белән очрашу кичәсе булды

18 нче май көнне Кукмара районы Березняк авылы мәдәният йортында күренекле шагыйрь Рәниф Шәриповның туган көне уңаеннан, язучылар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарада әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре Газинур Морат катнашты. Сәламәтлеге какшап тору сәбәпле, Рәниф абый очрашуда катнаша алмады. Кунаклар Рәниф Шәрипов белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Чара җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова