Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Казанның 18нче мәктәбе укучылары белән очрашты

14 мартта Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 18 нче урта мәктәбендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган “Гәрәбә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәмдә шагыйрә үзе дә катнашты.

Кичәдә укучылар башкаруында яңгыраган шигырьләр, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар, алып баручыларның югары әдәби телдәге нәфис сүзе Сания Әхмәтҗанова иҗатын һәрьяклап яктыртты.

Чыгышлар укучыларыбызга туган телебезнең камиллеген, дәрәҗәсен, аһәңлелеген тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирде. Шагыйрә дә үз чыгышында татар теленең башка бер генә телдән дә ким түгеллеген, киресенчә, ана телебезнең безнең өчен аеруча мөһим, кирәкле тел булуын, аны гомер буе йөрәк түрендә сакларга кирәклеген әйтеп узды.

Программа шагыйрәнең башлангыч, урта, югары сыйныфта укучы балаларга туры килгән әсәрләреннән төзелгән булганга, очрашуда нәниләрдән башлап, югары сыйныф укучыларына кадәр катнашты. Кичә барышында экранда чыгышлар эчтәлеген яктырткан видеолар, фоторәсемнәр күрсәтелеп барды.

Программаны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы төзегән. Очрашу директорның милли тәрбия эшләре буенча урынбасары Яруллина Альбина Наил кызы, туган тел һәм әдәбият укытучылары Гарәфиева Эльвира Вагыйз кызы, Билалова Лениона Рәшит кызы, Мәүлитова Регина Равил кызы катнашында оештырылган һәм уздырылды.

Мәктәп директоры Бәдриева Рина Ринат кызы, үзе дә шагыйрәнең якташы – Арча кызы булганга, Сания Әхмәтҗанова иҗаты аның өчен аеруча кадерле булуын билгеләп үтте, очрашу истәлеге итеп, кунакка Арча осталары чиккән энҗеле калфак кидерде. Шагыйрә укучыларга үз китапларын бүләк итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм