Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Гадел Кутуй яшәгән йортта яңартылган истәлек тактасы ачылды

Классик язучы Гадел Кутуйның 120 еллыгы уңаеннан, ул яшәгән йортта (Мөштәри урамы 33 йорт) яңартылган истәлек тактасы ачылды. Язучы әлеге йортта 1929-1942 елларда яшәгән. Истәлек тактасының яңартылган варианты скульптура композициясе буларак – барельеф белән берлектә тәкъдим ителде. Барельефта Гадел Кутуй һәм аның әсәрләреннән күренешләр сурәтләнгән.

Барельефның авторы – скульптор, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин, Гадел Кутуйның оныгының кызы Диана Нурисламова, Гадел Кутуйның улы – Рөстәм Кутуйның оныгы Тимур Кутуй чыгыш ясады. Чараны Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алып барды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова