Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан шәһәренең 155 нче гимназиясендә Нурихан Фәттахның музей бүлмәсе ачылачак

Казан шәһәренең 155 нче гимназиясендә Нурихан Фәттахның музей бүлмәсе ачылачак. Казан шәһәре Мәгариф идарәсе әлеге музейны эшләү өчен 340 мең сум акча күчергән.

«Әйе, әлегә минималь сумма бирелде. Алга таба карарбыз», дип мәгълүматны раслады Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Нурихан Фәттахның хатыны Руфина Фәттахова музейга тапшыру өчен язучының байтак шәхси әйберләрен әзерләп куюын әйтте.

«Музей булачак бүлмәне күрдек без. Җыйнак кына, матур гына бүлмә. Аны музей буенча белгечләр төзер инде. Мин музей өчен Нурихан Фәттахның бөтен китапларын, тарихи фоторәсемнәрнең оригиналларын әзерләп куйдым. Эш өстәлен, язу машинкасын, бүләк запонкаларын бирермен», дип санап китте ул.

  • «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе Казан шәһәренең Четаев урамында урнашкан.

https://tatar-inform.tatar

/


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов