Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал театры белән Әлмәт театры яңа сезонда Ркаил Зәйдулланың бер үк әсәрен куячак

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасының яңа сезонда ике татар театрында куелуы кызыклы булачак дип бәяләде.

Кичә яңа театр сезонында ике татар театрында – Камал һәм Әлмәт дәүләт театрларында Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы куелачагы мәгълүм булды. Премьераны Камал театры ноябрь аенда чыгарса, Әлмәт театры март-апрель айларына планлаштыра.

Камал театрының яңа сезонга багышланган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрның Марсель Сәлимҗановның туган көненә «Игезәк» спектаклен чыгаруы турында игълан итте. Спектакль Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы нигезендә эшләнә.

«Без 2002 елдан бирле Марсель Сәлимҗанов туган көнендә спектакль чыгарабыз. Быел без Ркаил Зәйдулла җиде еллап элек театрга алып килгән әсәренә алынырга булдык. 7 ноябрьдә без аны, ниһаять, сәхнәгә менгезәбез», – диде ул. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Рамил Гәрәев чыгара.

«Камал театрының бу хакта беренче хәбәр итүе табигый – алар фәлән еллар элек үк кую турында анонс биргән иде, куймыйча гына тордылар. Театрның ул мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтканын яңа гына ишеттем», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

«Бу әсәр хакында Ркаил Зәйдулла белән сөйләшкән булды. Чаллы театры режиссеры Фаил Ибраһимов та әсәргә кызыгып йөрде, «Сездә куйыйм әле», дип безнең театрга да чыкты. Әсәрне Нияз Игъламов та мактады. Кыскасы, әсәр тирәсендә озак йөрдек»,- дип «Хан һәм шагыйрь» пьесасына килү тарихын сөйләде ул.

Әлмәт театры директоры 2022 елның көзендә Казахстанда халыкара театр театр фестивалендә катнашкан директор Казах музыкаль театрында «Дон Кихот» әсәрен бик ошатып каравын искә алды. Ул режиссер Алибәк Омирбекулы белән танышып, аны спектакль куярга Әлмәткә чакырган.

Ике як, озак фикер алышкач, «Хан һәм шагыйрь» әсәренә туктаган. Режиссер әсәрне ошаткан, әмма баштан ук үзгәрешләр кертүгә авторның мөнәсәбәтен белешкән. Алар сентябрь аенда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Алма-Атага баргач, шунда очрашырга килешкәннәр.

«Без бу спектакльне кую карарын март аенда кабул иткән идек – Ркаил Зәйдулла шаһит. Алибәкнең театрга 2024 елның мартында киләчәген дә билгеләгән идек. Камал театры куелышына килгәндә, мин беренчеллекне, икенчеллекне күрмим. Алай кызыграк та буладыр: Татарстан режиссеры бөр төрле куйса, читтән килгән кеше башкача куяр. Алибәк – яшь кеше, Крымов укучысы», – диде Фәридә Исмәгыйлева.

«Монда бер кеше борчылачак – Фаил Ибраһимов бу әсәр белән «чирләгән иде», спектакльне үзенең «Аккош җыры» дип күргән иде. Ләкин, минемчә, ул инде үз сүзен әйткән режиссер. Бу мәсьәлә йөрәгемне тырнап тора. Ләкин Алибәкнең спектакле бик ошады шул», – диде театр директоры.

Моннан дүрт ел элек Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтүенчә, вакыйгалар Алтын Урдада 1359 елда бара. төп геройның прототибы Бирдебәк хан. Ул тарихта бөтен туганнарын үтерткән явыз хан буларак калган.

«Минем борынгы риваятькә нигезләнеп язылган хикәям бар. Легенда буенча, Бирдебәк хан белән шагыйрь Әхмәт урыннарын алмашыналар. Шуның нигезендә пьеса язылды. Ул бүгенге көнгә аваздаш тема. Тарихи әсәр ул фон булып тора, проблемалары бүгенге. Иҗат белән власть мөнәсәбәте – мәңгелек тема. Әсәрдә шушы тема күтәрелә», – дигән иде халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова