Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Күңелләрне якынайткан очрашу

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, Казаныбызга да юлны суытмаучы әдип, Г.Тукай бүләге иясе Ринат Мөхәммәдиев 29 нчы июньдә Мөслимгә килде. Аны мәдәният хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр, авыл китапханәчеләре район үзәк китапханәсендә зур хөрмәт белән каршы алдылар.

Татарстанның Халык язучысы Фоат Садриев хатирәләре белән уртаклашты, аннан әдәбият дөньясында вакыйга буларак танылган “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә” әсәрләренең иҗтимагый-тарихи ролен ачып бирде, художество үзенчәлекләренә тукталды. Район хакимият башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район советы башкарма комитеты җитәкчесе социаль –мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан РозаНизамова, үзешчән шагыйрә Гөлназ Шәмси әдипнең һәрчак җитди темаларга алынуын, әсәрләренең укучылар күңеленә көчле йогынты ясавын билгеләделәр. Язучы белән университетта бер курста, бер чорда укыган Галия Фәрхетдинованың, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның студентлык дәвере истәлекләре дә матур тәэсир калдырды.
Очрашу Ринат Мөхәммәдиев әсәрләреннән өзекләр уку белән чиратлашып барды. Язучы “Мине мактамагыз, кызыксындырган сорауларыгызны бирегез”, дигәч тыңлаучылар да кыюланып китте. Кунагыбыз әдәбият мәсьәләләреннән алып, гаилә хәлләренә бәйле сорауларга кадәр аврыксынмыйча, бар нәрсәне дә яшермичә тәфсилле җаваплар бирүе белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Тагын шунысы игътибарга лаек: әдип соңгы вакытта чыккан китапларын һәр авыл китапханәсенә җитәрлек итеп калдырды. Шактый китапларын үз акчасына чыгаруын да яшермәде, Республика Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева мондый очрашуларның язучы иҗатын халыкка якынайтучы иң нәтиҗәле чараларның берсе икәнлеген дәлилләде.

Кичәдән таралышканда бер ханымның: “Мин аның китапларын укыганым бар иде. Киләчәктә һәр яңа әсәрен укып барачакмын”, дигән сүзләре колакта яңгырап тора. “Хәзер халык китап укымый” дигән сүзне уйламыйча гына кабатлап торудан туктыйк әле без.

Ф.Заманов, Мөслим


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова