Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорск шәһәрендә шагыйрь Разим Вәлиуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды

17 февральдә Лениногорск шәһәренең  Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә танылган шагыйрь, музыкант, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, заманында 25 ел Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе Вәлиуллин Разим Нәгыйм улының тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Әлеге әдәби-музыкаль кичә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе белән берлектә уздырылды. Искә алу кичәсенә Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, Разим аганың хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре җыелды. Сагынулар белән тулы әдәби – музыкаль кичәдә Р. Вәлиуллинның шигырьләре, аның тарафыннан язылган җырлар, күңел түрендәге истәлекләр яңгырады.

Разим Вәлиуллин Лениногорск җирлегендә моң булып хәтерләргә уелган шәхес. Ул бүгенге көндә арабызда булмаса да, аның шигырьләре, кабатланмас җырлары, туган телне сөйгәнлеге халкыбызның күңел түрендә сакланачак!

Таһир Шәмсуаров
Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә”
иҗат берләшмәсе җитәкчесе

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм