Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хатыйп Миңнегулов татар әдәбияты һәм шәрык классикасына багышланган яңа китап чыгарган

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «Татар әдәбияты һәм шәрык классикасы (үзара бәйләнеш һәм поэтика мәсьәләләре)» дип исемләнгән китабы чыкты.

Китапта тарих белән тыгыз бәйләнештә, урта гасыр һәм XIX гасыр татар әдәбиятының шәрык классикасы контекстындагы төп мәсьәләләре карала, каләм осталарының иҗаты яктыртыла, иллюстратив материаллар тәкъдим ителә.

«Китап ике өлештән тора. Беренче өлештә «Татар әдәбияты һәм Көнчыгыш классикасы…» монографиясе (1993) басмаларының текстлары урнаштырылган, шулай ук 1991 елның 28 ноябрендә шул ук тема буенча якланган докторлык диссертациясе авторефераты да урын алган. Икенче өлештә документлар, бәяләмәләр, рецензияләр белән танышырга мөмкин», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Хатыйп Миңнегулов.

Галим барлыгы ике меңнән артык фәнни хезмәте барлыгын әйтте. «Фән өлкәсендә күптәннән эшлим: бик күп китаплар, язмалар басылып чыкты. Алар арасында төрле дәреслекләр, фәнни мәкаләләр, монографияләрне һ.б. очратырга мөмкин. Соңгы вакытта исә китапларны күбрәк чыгара башладым. Элек китапларымны Татарстан китап нәшрияты, Казан университеты чыгара иде, хәзер сирәк чыгаралар. Хәзер китапларны үз хисабыма чыгарам», – диде ул.

«1993 елда докторлык диссертациясе нигезендә китабым чыккан иде, басылып чыгу белән таралып бетте, ә халык һаман да сорый. 1993 елда чыккан китапны һәм докторлык диссертациянең рефератын тәкъдим иттем. Яңа китапта өстәмәләр кертелде», – диде Хатыйп Миңнегулов.

Аның әйтүенчә, татар әдәбияты төрле халыкларның әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә тора. «Ул аеруча шәрык әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә. Мин шуны билгеле бер системага салып, архив материаллар, кулъязмаларга нигезләнеп, хезмәт әзерләдем. Хезмәттә татар әдәбиятының шәрык әдәбияты белән бик тыгыз бәйләнештә торуы күрсәтелә, мисаллар китерелә», – дип аңлатты ул.

Китап киң катлам укучылар, галим-укытучылар өчен каралган. «Китапта дөньяга мәгълүм булган Сәгъди, Низами һ.б. авторлар, дөньяга таралган шәрык әдәби әсәрләре – «Кәлилә һәм Димнә», «Тутыйнамә», «Мең дә бер кичә» һ. б. кебек атаклы сүз сәнгате ядкярләре анализлана. Аларның төзелеше, йогынтысы, тәрҗемәләре турында сүз бара. Шулар үрнәгендә бездә әсәрләр языла. Мәсәлән, Фатих Халидинең «Мең дә бер сәхәр» әсәре», – диде галим.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт