Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәзерге татар прозасы француз телендә басылып чыккан

Парижда француз телендә «ANTHOLOGIE DE LA PROSE TATARE CONTEMPORAINE» («Хәзерге татар прозасы антологиясе») Ленар Шәехнең «MON COEUR BRÛLE COMME UN FEU» («Йөрәккәем янганда») шигырь җыентыгы һәм Роза Туфитуллованың «GOULSOUM» (»Язмыш җиле») романнары дөнья күрде. Бу уңайдан Казан федераль университетының Филилогия һәм мәдәниятара багланышлар институтында китапларны тәкъдим итү кичәсе булды.

Француз телендәге китапларны тәкъдим итүдә Татар китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов һәм «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Әбударова-Фәезова катнашты.

Татар әдәбияты француз теленә 2021 елдан 2023 елга кадәр тәрҗемә ителеп нәшер ителгән. Антологиядә хәзерге прозаиклардан Ркаил Зәйдулла, Айсылу Имамиева, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләре урын алган.

Җыентык авторы Ленар Шәех бу юнәлештә киләчәктә дә эшләргә җыенуларын әйтте.

«2020 нче елда Парижда «L»Harmattian» нәшрияты директоры Филипп Юркович белән таныштык. Ул интернет аша мине эзләп тапты һәм җыентыклар эшләү тәкъдим әйтте. Иң беренче эш итеп антологияне эшләдек, ул чын мәгънәсендә әйбәт килеп чыкты. Анда чәчмә әсәрләр урын алды. Икенче җыентык минеке булды. Өченчесе – Роза Туфитуллованыкы. Без бу өч китап белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз», – дип сөйләп узды ул.

«Язмыш җиле» романы, басылып чыкканнан соң, рус, төрек һәм француз телләренә тәрҗемә ителгән булган. «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, Ландыш Әбударова-Фәезова сүзләренчә, французлар татар әдәбияты белән кызыксына.

«Роза Туфитуллованың романы дүрт телдә басылгач, «L”Harmattian» нәшриятында 1000 данә тираж белән чыккан, әйтүләренә караганда, ул инде сатылып та беткән. Димәк, татар әдәбияты французларга кызык. ХХ йөзнең беренче яртысында иҗат иткән язучылар Гаяз Исхакый, Кәрим Тинчуриннарны укыганда француз әдәбиятының көчле йогынтысын сизәбез», – дип, фикерләре белән уртаклашты ул.

Чараны татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина һәм институтның «Педагогик белем бирү» юнәлешендә француз телен өйрәнүче студентлар оештырды. Бу көнне татар әсәрләреннән өзекләр татар һәм француз телләрендә укылды. Студентлар Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән өзекләрне француз теленә үзләре тәрҗемә иткән вариантта яңгыратты.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова