Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Евразия Язучылар берлеге журналында татар шагыйрьләренең шигырьләре басылып чыкты

Евразия Язучылар берлегенең “Кардәш каләмнәр” журналының март саны дөнья күрде. Ул тулысынча Төркиядәге зур фаҗига, гасыр һәлакәтенә багышлана.

Журнал Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәруглының кереш сүзе белән ачыла. Якуп әфәнде үзенең язмасында әлеге фаҗиганең бөтен төрки дөньяны никадәр тетрәндерүе, һәркем дә төрек халкына ярдәм кулы сузарга омтылуы, бу хәсрәтне үз хәсрәтләре итеп кабул итүләре хакында тәэсирләнеп яза.

Журналда урын алган Төркия, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Ирак, Дагыстан, Косово, Уйгур, Македония, Гагауз, Башкортстан, Кырым шагыйрьләренең йөрәк тибешенә Татарстан шагыйрьләре Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәтнең дә җан авазы килеп кушыла.

Журналда шигырьләр белән беррәттән әлеге вакыйга уңаеннан иҗат ителгән хикәяләр дә урын алган.  Төрки дөньяны бер кыйбла астына туплап, аны дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш керткән Якуп Өмәруглына, шулай ук шигырьләрне төрек теленә тәрҗемә иткән Альп Әрән Демиркая һәм Рушания Алтайга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм