Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Драматурглар семинары флагын Наил Гаетбай белән Илсөяр Иксанова төшерде

Туфан Миңнуллин исемендәге бөтенроссия драматурглар семинары төгәлләнде. Семинар флагын Башкортстанның күренекле драматургы Наил Гаетбай һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова төшерде.

Татарстан һәм Башкортстан драматурглары ике көн рәттән рус, татар һәм башкорт телләрендә язылган пьесаларны укып анализ ясадылар.

Семинарда Айгөл Әхмәтгалиева, Алия (Алёна) Кәримова, Салават Юзеев, Халисә Мөдәррисова, Тәнзилә Дәүләтбердинаның пьесалары укылды. Семинарда театр вәкилләре – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев,Түбән Кама театры җитәкчесе Рөстәм Галиев, Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәевлар катнашты.

Семинарның махсус кунагы – Татарстанда һәм Башкортстанда актив куелган драматург, 66 пьеса авторы Наил Гаетбай һәр пьесаны тыңлап, анализлады, уңышлы һәм җитешсез якларын күрсәтте, мастер-класс бирде.

«Ике көн мондый дәрәҗәдәге семинар өчен кыска вакыт, әсәрләрне күбрәк укырга һәм иркенләп анализлар өчен күбрәк вакыт кирәк», диде Наил Гаетбай.

Семинарда тыңлаучы буларак дебют әсәрләре дәүләт театрларында куелган язучы Рөстәм Галиуллин, журналист Рәмис Латыйпов катнашты.

Семинар быел беренче тапкыр Кама Тамагы районында – Туфан Миңнуллинның туган ягында үтте. Катнашучылар Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым белән бергә Туфан Миңнуллин туган туган авылы Олы Мәрәтхуҗада – язучы туган йортта булдылар, «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына кергән Антоновка авылына бардылар.

tatar-inform.tatar

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова