Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантанасы булды

«Мәйдан» журналы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды. Чара Чаллының 39 мәктәбендә үтте.

Быел әлеге премиягә шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен язучы Әлфия Ситдыйкова, чәчмә әсәрләре өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев һәм «Мәйдан» журналының абруен күтәрүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен язучы Рәшит Бәшәров лаек булды.

Шулай ук Илдар Юзеев исемендәге премия «Мәйдан» журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәровка бирелде.

Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына, журналны яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә тапшырыла.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова