Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Быелгы «Әдәби марафон» финалистлары Апаска Әдәби Сабан туена җыелачак

Гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары Апаста Әдәби Сабантуйга җыелачак.Чара 11 августта була. Былтыр ул Сабада, ә аннан алда Арчада үткәрелгән иде. Анда Татнетны үстерү фондының берничә проектына нәтиҗә ясала.

«Үз вакытында «Әдәби марафон» проектында җиңүчеләрне төрле залларда бүләкли идек, пандемия белән бәйле рәвештә ачык һавага чыктык. Хәзер тантана Әдәби Сабан туе форматында үткәрелә. Чарага «Авылым гүзәллеге» һәм «Сәламәт иртә» проектлары финалистлары да чакырулы», – диде Татнетны үстерү фондының җитәкчесе Раил Гатауллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында .

Аның сүзләренчә, «Авылым гүзәллеге» проектында Актаныш, Арча, Теләче, Әлмәт районнарыннан катнашучылар күп булган, төбәкләрдән Башкортстан республикасы һәм Төмән өлкәсе катнашкан.

1260 кеше «Әдәби марафон»ның финалына чыккан. Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикалары, Киров, омск, Пенза, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәреннән катнашучылар булган. Татарстан районнарына килгәндә, Саба, Сарман, Апас районнары беренче өчлектә.

«Әдәби марафонда катнашучыларның уртача яше – 42 яшь, 85 проценты – хатын-кызлар. Сабантуйның Апаста үткәрелүе дә юкка түгел, иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары районның йөзек кашы булып тора», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бәйрәмгә Лилия Муллагалиева, Сөмбел Билалова һәм башка артистлар чакырулы. Чара бүләк җыю күренеше белән 10:00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова