Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Быелгы «Балалар өчен топ 10 татар китабы» исемлегендә өч бүгенге татар язучысы бар

Милли китапханәнең 2023 елның беренче яртысы өчен төзелгән «Балалар өчен топ 10 татар китабы» исемлегендә бүген иҗат итә торган 3 татар авторы бар.

Милли китапханәгә килүче балалар һәм ата-аналар Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле», Рабит Батулланың «Койрыксыз бака» һәм Марсель Галиевның «Сипкелле кояш» китапларын сайлаганнар.

Исемлек Регина Гаязованың «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» китабы белән башланган.

Исемлектә традиция буенча Габдулла Тукай һәм Абдулла Алиш китаплары була. Бу юлы «Кырлай әкиятләре» һәм «Әкиятләр илендә: Абдулла Алиш әсәрләре буенча әкиятләр җыентыгы» китабы исемлеккә кергән. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты татар балалар шагыйрьләренең кыска шигырьләреннән җыеп чыгарылган «Туп, туп, тубыбыз» аудиоҗыентыгы да бар.

Укучылар шулай ук Ирина Травина, Лариса Клюшник, Светлана Гальцева тәрҗемәләрен актив укыганнар.

Милли китапханә елга ике тапкыр иң күп укылган Россия авторлары, чит ил авторлары, фәнни-популяр китаплар, үсмерләр өчен китаплар (12+), балалар өчен китаплар (6+), нәниләр өчен китаплар (0+), татар китабы, балалар татар китабы исемлекләрен төзи.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова