Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Биектауда Рафис Корбанның 65 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

13 апрельдә Биектау районы Чернышевка авылы мәдәният йортында шагыйрь, драматург һәм прозаик Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Район Үзәк китапханәсе оештырган бәйрәмдә китапханәчеләр, укытучылар, шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле уку буенча район мәктәпләрендә үткәрелгән Акциядә җиңеп чыккан укучылар катнашты.

Рафис Корбанны олуг бәйрәме белән Биектау районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Рәшит улы Сабирҗанов, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каләмдәшләр” иҗат берләшмәсе әгъзалары исеменнән Мәмдәл урта мәктәбе укытучысы, шагыйрә Фирая Абдуллина, район “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә ханым Шәфикова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, язучылар Солтан Шәмси, Равил Рахмани, Зиннур Хөснияр котладылар.

Чыгышлар район үзешчәннәре башкаруында музыкаль котлаулар белән аралаштырып алып барылды. Соңыннан Рафис Корбан үзе рәхмәт сүзе белән чыкты һәм якташларын үзенең юбилее уңаеннан 26 апрельдә, Тукай клубында узачак яңа китапларын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм