Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Башкортстанда шагыйрь Рәшит Гатауллинны искә алдылар

19 июньдә Башкортстанның Кушнаренко районы Гомәр авылында чишмә ачу тантанасы булды. Бу – Татарстанның Халык шагыйре Рәдиф Гаташның балачакта суын эчепүскән “Башкорт чишмәсе”. Ул Рәдиф абыйның тырышлыгы, матди ярдәме белән төзекләндерелгән. Әлеге бәйрәм Рәдиф абыйның бертуган абыйлары, игезәкләр Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарның 85 еллык юбилейлары көнендә узды.

Тантанада Кушнаренко районы башлыгы Марат Әхмәдуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрәләр Нәҗибә Әминева (Гатауллина), Халисә Мөдәррисова, Лилия Булгакова, “Татарстан” радиосы хезмәткәре, шагыйрә Дания Нәгыйм, “Кызыл таң” газетасы хезмәткәре Ләйсән Якупова һәм башкалар катнашты.

Әлеге чаралар бертуган Гатауллиннарның туган авылы Марста дәвам итте. Монда авыл халкы белән шигырь кичәсе булды. Соңрак Сәет авылында Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарның рухларына дога кылынды, Коръән ашы узды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова