Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балык Бистәсе районы Биектау мәктәбе укучылары Язучылар берлегенең дипломнары һәм сертификатлары белән бүләкләнде

2022 елның 10 мартында Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбендә “Аулак өй – баттл” республикакүләм проектның мәктәп укучылары арасында финалда катнашкан балаларны Язучылар берлеге дипломнары, сертификатлары белән бүләкләү булды. Шулай ук ул команданы әзерләгән татар теле укытучысы Гарипова Гүзәлия ТР Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Чарада Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, проектның жюри рәисе, шагыйрә Фәүзия Солтан, шагыйрә, прозаик Рәсимә Гарифуллина, проект җитәкчесе Сәрия Закирова катнашты. Балык Бистәсе ягыннан район мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыков, мәктәп директоры Рәмзия Усмановна, мәктәп коллективы бик җылы каршылады. Туган телебез турында бик эчтәлекле сөйләшү булды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм