Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балтач районында бабасы йортында Заһид Мәхмүди музеен ачу буенча эш башланган

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Балтач районында язучы, журналист, нашир Заһид Мәхмүди музеен ачтыру буенча эш башлаган.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, Балтач районының Бөрбаш авылында Заһид Мәхмүди бабасына бәйле борынгы биналар табылган – шушы биналарны күчереп утыртып музей ачу варианты карала.

«Заһид Мәхмүди үзенең чыгышы Балтач ягыннан булуын әйтә иде. Әнисе Бөрбаш авылыннан булган икән. Әнисенең әтисе Миңнегол картның хәтта иске йорты һәм келәте сакланып калган – хәзер бер кешенең ихатасында тора. Моны миңа Җәлил хәзрәт әйтте», дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ркаил Зәйдулла.

«Йортны бераз сипләргә кирәк, ә келәт борынгыча итеп, нык бүрәнәләрдән салынган – бик яхшы сакланган. Заһид Мәхмүдинең бабасы нигезе булган урында хәзер башка кеше яши. Хуҗалары бу йорт белән келәтне бирергә каршы түгел, келәтне, бәлки, сатып алырга туры килер», дип планлаштыра ул.

Район җитәкчелеге белән киңәшеп, музей өчен Байлар Сәленгәре авылы чишмә комплексы карала.

«Анда эшмәкәр Габделнур Хөсәенов төзекләндергән чишмә бар. Сабантуйлар өчен ясалган татар утарын да шунда кайтарганнар. Шунда ук бу йорт белән келәтне дә куйсак, тулы бер ансамбль булыр иде», дип күзаллый Язучылар берлеге рәисе.

Заһид Мәхмүдинең улы журналист, нашир һәм эшмәкәр Фәнис Камал белән беренчел сөйләшүләр булган. Язучының гармуны, кулъязмалары гаиләсе тарафыннан кадерләп саклана – алар аны бик сөенеп музейга тапшырачак.

Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Ркаил Зәйдуллага: «Китапларың да онытылырга мөмкин хәтта, дустыңа музей ачып калдырсаң, аны беркем дә онытмаячак», дип шаярткан.

Музей Бөрбаш туган якны өйрәнү музее карамагында булыр дип уйланыла.

• Заһид Мәхмүди — татар язучысы, журналист. 1960 елның 4 июлендә Кукмарада туган. 1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2022 елның 18 гыйнварында вафат булды. Туган авылы Манзараста җирләнде.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова