Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балалар өчен иң яхшы әдәби әсәрләргә Роберт Миңнуллин исемендәге II конкурс игълан ителде

Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә бәйге ачык дип игълан ителде. Әлеге әдәби конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан ике елга бер мәртәбә уздырыла.

Конкурска әсәрләр дүрт номинациядә 2023 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

• «Балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре» (повесть яки хикәя):

I урын – 100 мең сум;

II урын – 80 мең сум;

III урын – 60 мең сум;

• «Иң яхшы комикс» (сюжеты иллюстрацияләр аша ачылган хикәя):

I урын – 120 мең сум;

II урын – 90 мең сум;

III урын – 70 мең сум;

• «Балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»:

I урын – 90 мең сум;

II урын – 70 мең сум;

III урын – 50 мең сум;

• «Иң яхшы балалар шигыре (шигырьләр цикл яки поэма»):

I урын – 80 мең сум;

II урын – 50 мең сум;

III урын – 40 мең сум.

Конкурс эшләре (әсәрләр) электрон формада (DOC, DOCX яки PDF форматларында sprt@tatar.ru һәм Aydar.Gilyazov@tatar.ru электрон адресларына «Роберт Миннуллин исемендәге конкурска» дип җибәрелә) һәм ике данәдә кәгазь формада тапшырыла. Аерым конвертта автор (фамилия, исем, әтисе исеме, туган елы, адрес, телефон номеры, персональ мәгълүматны эшкәртү ризалык) турында мәгълүмат тапшырыла. Кәгазьгә басылган әсәрләр Татарстан Язучылар берлегендә кабул ителә.

  • Конкурс ике елга бер мәртәбә уздырыла. Беренче мәртәбә ул 2021 елда үтте.
  • Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

  1. Голфия:

    Экият булса ярыймы?

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов