Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Азнакайда татар язучылары туган телебез, аның язмышы турында сөйләде

Күренекле татар язучылары Марсель Галиев һәм Вахит Имамов  Азнакай районында кунакта булды. Әдипләр иҗатлары белән таныштырды, туган телебез,

аның язмышы хакында сөйләделәр.

Алар төбәкне өйрәнү музее белән танышты. Аннан Азнакайның 1нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр белән очраштылар.

«Чын татар уллары, кызлары булып үсәрсез дип ышанам. Көчле, кыю, дәрманлы булыгыз! Милләтебезгә гадел хезмәт итегез», — диде Марсель Галиев.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев шундый тирән мәгънәле, кызыклы очрашу өчен кунакларга рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кичәне мәктәп укучылары концерт номерлары белән бизәде.

Язучылар мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк итте.

(«Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова).


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм