Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арча педагогика көллиятендә Рифә Рахманның иҗат кичәсе булды

25 октябрьдә Арча педкөллияте үзенең танылган укучысы шагыйрә, прозаик, тәнкыйтьче, галимә-педагог, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Ф. Кәрим, Җ.Вәлиди, С. Сөләйманова премияләре иясе Харрасова Рифә Фатхрахман кызының 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Чарага Казаннан шагыйрә белән бергә каләмдәшләре Рифат Җамал, Рәдиф Гаташ, Газинур Морат та чакырылган иде.

Юбилей кичәсен педколледж директоры Гөлнара Фидаил кызы ачып җибәрде. Ул мәртәбәле шагыйрә юбилеен кайчандыр үзе тәмамлаган белем йортында уздыруның укучылар тәрбиясендә зур әһәмияткә иялеген сөйләде.

Бәйрәм тамашасында училище студентлары һәм мөгаллимнәре тарафыннан шагыйрәнең күпсанлы шигырьләре укылды, аның хөрмәтенә җырлар башкарылды һәм, прозасына таянып, тормыш юлынып этаплары сәхнәләштерелде. Татарстан берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал үз чыгышында Рифә Рахман иҗатына зур бәя бирде, берлек исеменнән котлау тапшырды. Рәдиф Гаташ шулай ук каләмдәшенең иҗаты белән киңкырлы таныштырды, юбиляр талантының зурлыгын күрсәтте. Рифә Рахманны илле ел белгән Газинур Морат аның балачагына, үсмерлек елларына, әдиплек чорына кагылышлы истәлекләр сөйләде.

Шагыйрәне котларга үзен укыткан укытучылар да килгән иде. Шулардан уку йортының элекке директоры, районның могътәбәр кешесе И.Г. Сәгъдиев Рифә Сабирҗанова исемле яшь кызның холык сыйфатлары, тәрбиясе, ничек укыганлыгы, ул чакта ук бар кешегә үрнәк булганлыгы хакында җылы сүзләр әйтте, педколледжның горурлыгы дип санауларын белдерде.

Соңыннан сүзне юбиляр үзе алды. Рифә Рахман укучылар укыган, сәхнәләштергән әсәрләрнең язылу тарихын сөйләде, Арчада укыгандагы күпсанлы истәлекләре белән уртаклашты, студентларга, үз яшәү-уку тәҗрибәсенә таянып, төрле киңәшләр бирде, язучы булу өчен кирәкле сыйфатлар хакында әйтеп узды.

Педкөллият укучылары кичәне бик җылы кабул итте. Ул тәмамланганнан соң Казан кунаклары үзгәртелеп, баетылып яңадан корылган, киңәйтелгән “Әлифба” музеенда булдылар, аның бай экспонатлары, шуларның эчтәлеге һәм экспозицияләрне барлау тарихы, оештыру принциплары белән таныштылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм