20 октябрьдә Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Садә хисләр җырчысы» исемле юбилей кичәсе узды. Ул Алабугада яшәп иҗат итүче язучы, “Мирас итеп йолдыз калдырам”, “Җимчәчәк”, “Сукырлар йорты” китаплары авторы Лира Ибраһимовага багышланган иде. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар Гөлзадә Әхтәмова, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов һәм “Чулман” әдәби берләшмәсе вәкилләре дә катнашты.
Яңа комментарий өстәргә