Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ак кәгазь саргаймасын иде

Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәдә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ринат Мөхәммәдиев булып китте.

Язучы, китап, очрашулар… Аларның алдан әзерләнгәннәре дә, көтелмәгәндә генә күрешеп, кызыклы очрашулар булган очраклар да аз түгел. Мәскәүдә яшәүче күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев юл уңаенда гына безнең шәһәрдә тукталып, үзенең яңа чыккан «Ак кәгазь нидән саргая» исемле китабын китапханәгә бүләк итеп китте. Яңа гына табадан төшкән әлеге җыентыкка шул исемдәге документаль повесть һәм «Кызган таба өстендә» дигән әсәре кергән.

Автор бик тизгә генә дип тукталса да, китапханәгә килгән укучылар белән дә очрашырга өлгерде. Әлбәттә, укучыларны әлегә кадәр «Казан утлары» журналында басылган «Ак кәгазь нидән саргая» әсәре, язылу тарихы, сәбәбе кызыксындырды..

– Әлеге әсәр буенча Татарстан Язучылар берлегендә «Түгәрәк өстәл» дә уздырылды. Монда бит герой прототибының кем булуында түгел хикмәт. Асылы башкада. Узган гасырның 20-30 нчы елларында татар зыялыларының әләк язып бер-берсен «юк итүләре» турында. Моңа алшартларны Мәскәү тудыра. Әлбәттә, боларны язу минем өчен дә җиңел булмады. Тик аларның барысы да чын документларга нигезләнеп язылган. Һәм аларны халыкка чыгармыйча үзем белән алып китүне дөрес дип санамадым, – диде Ринат абый. – Әсәр шау-шу тудырды дисәләр дә, шәхсән минем үземә килеп ник яздың дип әйтүче булмады.

«Кызган таба өстендә» исемле документаль повесть исә илдәге бүгенге вәзгыятьнең шытымнарын күрсәткән әсәр. 1990 елларда СССР таркалу, илдәге тормыш, власть вәкилләренең халыкка карата мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан.

Ринат абый китапханәгә килгән укучыларга култамга белән үзенең китапларын бүләк итте һәм дистәдән артык китабын китапханәгә тапшырды.

Китап – үзе бер бетмәс хәзинә. Анда татар дөньясы да, күңел хәзинәсе дә, тормыш агышы да. Тик аклык кына саргаймасын иде.

Рәфкать Шаһиев –  https://almet-rt.ru/news/mgyiyat/55936


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова