Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Айдар Хәлим – милләт агасы

“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, бик күп бүләкләр иясе Айдар Хәлимнең 80 яшьлегенә бәйле иҗат кичәсе узды. Ил агасы бу кичтә үзенең күңелендә булганнарны әйтеп калырга тырышты. Дәртләнеп шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган  җырларны тыңладык, иҗатына бәя бирдек. Бер караганда, Айдар Хәлимнең кем булуын, үз сүзен һәрвакыт әйтеп калырга теләгән язучы икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Тик…

Тик бу кичтә без аның көчле рухлы шәхес кенә түгел, ә хис кешесе, бигрәк тә сугыштан кайтмый калган әтисенә, дүрт ир баланы укытып кеше иткән әнисенә, татар рухын сеңдерергә тырышкан кыз балаларына  һәм газиз халкына булган нечкә лирик хисләрен дә тоя алдык. Айдар Хәлим гомер буе көчле рухлы булып яшәде һәм аның бу көче башкаларга да нык тәэсир итте.

– Һәрбер милләтне шәхесләр билгели. Әлбәттә, татар тарихында, татар халкында тирән эзен калдырган Айдар абый Хәлимнең бик үзенчәлекле, бик киңкырлы шәхес икәнлеген иҗат кичәсендә күп әйтерләр. Айдар абыйның никадәр татар җанлы, милләт җанлы булуына басым ясар идем. Милли күтәрелеш  чорларында әйдәп баручыларның берсе буларак та,  бигрәк тә Башкортстан татарлары мәнфәгатьләрен яклап, алгы сафларда сез идегез. Үзегезнең бер шигырегездә “тормыш мине шактый суккалады” дип яздыгыз. 80 яшегездә Казаныбызның иң матур залларында елмаеп утырасыз икән, тормышыгыз заяга узмаганын, никадәр бәхетле кеше икәнегезне дә аңлыйсыздыр. Лаеклы  хезмәтегезгә югары бәя бирелде. Дәүләт бүләкләре, том-том китапларыгыз басылып чыкты. Иҗат кичәсе “Мәхәббәттән язмыш башлана” дип аталган. Бу сөйгән ярга гына түгел, иң беренче халкыгызга булган мәхәббәтегез турында сөйли. Татар дөньясы Татарстан белән чикләнми, ул күпкә киң. Ул Айдар абый кебек үк киңкырлы. Мин аны бөркеткә тиңләр идем. Бернинди сәяси вәзгыятькә, җилләрнең кайсы яктан исүенә карамастан, ул һәрвакыт үткен, кыю һәм саллы фикер иясе, батыр йөрәкле милләт баласы, бүгенге көндә  милләт агасы, – дип котлау сүзләрен ирештерде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Айдар абыйның тамашачысы да үзгә аның. Залда танылган язучылар, галимнәр, сәнгать кешеләре, милләтпәрвәрләр, төрле дәрәҗәдәге вазыйфаи затлар күп җыелган иде. Борылып кемгә карасаң да, таныш йөзләрне күрәсең. Ни кызганыч, залга беркадәр яшьләрне чакырырга кирәк тапмаганнар. Югыйсә, безнең татар бүлекләрендә укучы студентларыбызга да Айдар Хәлимне күреп калу, аның үз авызыннан ишеткән сүзләрне тыңлау насыйп булган булыр иде. Дөрес, Айдар абый ул публика белән эшли белә торган кеше. Моннан бер-ике ел элек кенә социаль челтәрләрдән ул турыдан-туры эфир аша үзенең шигырьләрен укырга да җай тапты. Кайбер челтәрләр чикләнгәч кенә, күзәтү мөмкинлеге кимеде үзен. Гомумән, Айдар Хәлимнең башын комга яшереп кенә ята торган кеше итеп күзаллый алмыйсың. Ул күңелендә җыелганны бернинди фильтр аша да үткәрмичә яза да яза. Шуңа да аның язмаларында риясызлыгы, беркатлылыгы да чагылып китә. Әмма ул сыйфат бары ваемсызлык кына түгел. Айдар абыйның иҗаты турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бик үтемле фикерләр әйтте.

– Айдар абый, мин сезгә шамаил бүләк итмәкче булам. Сез беләсез, Коръән Кәримдә “Шагыйрьләр” дигән сүрә бар. Кыскача гына тәфсирен әйтеп китмәкче булам. Мөхәммәт галәйһиссаләмнең дошманнары син пәйгамбәр түгел, син шагыйрь генә дип яла якканнар. “Шагыйрьләрнең колагына иблис пышылдап, алар үзләре дә саташып, кешеләрне дә саташтырып йөриләр” ди. Ләкин аның ахырында безнең өчен юаныч сүзләр бар. “Әмма да араларында иман китергәннәре дә бар, аларның сүзенә колак салырга кирәк” ди. Айдар Хәлим менә шундый шагыйрьләрнең берсе, минемчә. Ак түбәтәй киеп, җыйнак кына татар сакалы үстереп, безнең татар күңеленә якын шигырьләрен нинди дәртләнеп илһамланып сөйләде. Рәхмәт, сиңа Айдар абый! Яшәвең өчен, иҗат итүең өчен. Син һәрвакыт безнең күңелләргә өмет биреп, дәрт өстәп торасың. Синең кебек шагыйрьләр бик сирәк. Шагыйрьләр арасында төрле кешеләр бар. Кайвакыт бик тыйнакланып, үзләренең бәясен белмичә йөргәннәре дә бар. Ләкин Айдар Хәлим  үзенең кем икәнлеген яхшы белә. Ул үзе шагыйрь, үзе прозаик, үзе драматург, публицист. Ул язмаган бер генә жанр да юк әдәбиятта. Ләкин, минемчә, ул үзенә сыйфатнамәне безнең барыбызга караганда да әйбәтрәк итеп әйткән. Шагыйрь бер булсын, берәгәйле булсын, гасырга бер бөек булса, безгә шул җиткән! Ул чын хакыйкатьне әйтеп бирүче шагыйребез ул безнең. Мең яшә, каләмдәшем, – диде Ркаил Зәйдуллин Айдар Хәлимнең язмасыннан да, Сибгат Хәким сүзләре белән дә фикерен куәтләп.

Айдар Хәлимне котларга туган ягы Башкортстанның Миякә районыннан зур делегация килгән иде. Алар да җылы сүзләрен җиткерергә ашыктылар.  Шулай ук яшьтәшләре, танылган театр әһелләре Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров, Роберт Әхмәтҗан сүз алды.

– Прозаик, публицист дип әйттеләр. Аның публицистикасы миңа күбрәк тә ошый. Мин аның, әлбәттә, хикәяләрен бик яратам. Ул шулкадәр зур фикер иясе, зур шәхес. Ул әсәрләрендә Татарстан, Башкортстан, Россия турында гына түгел,  дөньядагы, халыклар арасындагы мөнәсәбәт турында да олы фикер әйтә. Миңа аңа әйткәнем бар инде. Ул Нобель премиясенә  тәкъдим ителергә тиеш, чөнки ул анда бөтен дөньяга кагылган мәсьәләләрне кузгата ул һәм дөрес  җавап бирә. Аңа Тукай бүләге дә бирелмәгән. Безне берьюлы тәкъдим иткәннәр иде Тукай бүләгенә. Әлфия апа Авзалова, Мөдәррис Әгъләмов һәм Айдар Хәлим иде. Мин инде Айдар Хәлимгә тәгаен бирерләр дип уйлаган идем, үземә биргәч, уңайсызланып калдым. Бу үкенүнең бер сөенчесе булды. Исеме яз көне бирелсә дә, акчасын декабрьдә бирелә. Ул акчаның бәясе төшкән ел, сынар ботинкалык кына калды ул. Ә Айдар Хәлим дөнья күләмендәге шәхес, – ди Равил Шәрәфиев.

– Иҗатчы, каләм әһеле, каһарман көрәшче. Көрәшчелек сыйфаты сезгә тумыштан салынган күрәсең. Ул сезнең каныгызда, ул сезнең  акылыгызда, ул сезнең иманлы булуыгызда. Аллаһ Тәгалә сезгә бу сыйфатларны татар халкына хезмәт итү өчен салгандыр. Татар халкын уятыр өчен, хөрлеккә-иреккә таба бару юлын яктыртыр өчен бу дөньяга яралткандыр. Сез гомерегез буе татар халкына хезмәт иттегез. Милләткә хезмәт итү – ул бөек максат. Аның гомере буе бер генә теләге булды. Татар халкының бөеклеген ачып бирү, татар халкының башка милләттән ким түгеллеген күрсәтү иде. Милли рух турында әйтеп тә тормыйм. Без, “их мин болай эшләр идем, болай яшәр идем”, дип сөйлибез. Айдар Хәлим андый түгел. Ул иң кирәк чакта, иң кирәк минутта җанын бирергә әзер иде. Мондый шәхес онытылмаячак, – дип сөйли танылган артист Әзһәр Шакиров.

Чынлыкта да, Айдар Хәлим төрле өлкәләрдә үзен сынап караган шәхес. Аның шигырь-җырлары, балалар өчен язылган китаплары, сәхнә әсәрләр, публицистик иҗаты әдипнең бөтен тормышны яхшы белгән шәхес итеп кузаллый. Бай һәм бәрәкәтле тормыш юлы үтә ул. Аның җәмәгать эшлеклесе булуын, бунтарьлыгын, тынгысызлыгын да яхшы беләбез. 20 гасыр башларында Уфада эшләп килгән “Нур” татар театрын яңадан гамәлгә кую буенча беренче адымнарын да ул ясый. Бу юнәлештә көрәштәш-фикердәшләр таба. “Нур” театрына багышлап “Нурлылар” дигән гимн да иҗат итә. Ул театрны  рәсми рәвештә ачу тантанасында берничә мәртәбә сәхнәдән яңгырый. Әдипнең иҗат кичәсендә дә әлеге җырны  дә сәхнәдән яңгыраттылар. Без барыбыз да басып аны тыңладык…

http://shahrikazan.ru/news

 


Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов