Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Туган як тургае»

Әтнә районы Яңа Шашы авылы Мәдәният йортында күренекле балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Кичәдә бер төркем шагыйрьләр: Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Рифат Сәлах, Гөлүсә Батталова, Рәхимә Арсланова, Рәсимә Гарифуллина, шулай ук филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, Татарстан китап нәшриятының балалар бүлеге баш мөхәррире Айсылу Галиәхмәтова, Әтнә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов катнашты. Шагыйрьнең хатыны Нурия ханым, кызы Лилия, оныгы һәм бертуган энесе Мөхәммәтҗан абый Хәкимҗан ага турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

Шулай ук кунаклар Хәкимҗан Халиковның каберен зыярат кылды.

Кичәне оештыруга зур көч куйган Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗановка һәм “Таң” хуҗалыгы рәисе Алмаз Сибагатуллинга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова