Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рифә Рахман Алма-Ата шәһәренең “Идел” татар-башкорт үзәгендә татарлар белән очрашты

Танылган шагыйрә, прозаик, галимә Рифә Рахман декабрь-январь айларында Казахстанда сәяхәттә йөреп кайтты. Ул, Алма-Ата шәһәренең “Идел” татар-башкорт үзәгендә булып, аның чараларында катнашты, үзәк тормышында активлык күрсәткән татарлар белән очрашты. Бәйрәмчә табынлы мәҗлес вакытында шагыйрә милләттәшләре биргән көнүзәк сорауларга карата үз фикерләрен сөйләде, шигырьләр укыды. Ул оешманың бай китапханәсенә шәхси китапларын калдырды.

Рифә Рахман шулай ук “Китапал” кибетләрендә булды. Анда аны шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, педагог-галим Саят Камшыгер каршы алды һәм китап сату оешмасының, аның каршындагы үзе хезмәт иткән нәшриятның бүгенге уңышлары, киләчәккә планнары белән таныштырды. Зур мәйдан биләгән кибет киштәләрендәге басма продукциягә күзәтү дә ясады.

Рифә Рахман Казахстанда дөнья күргән китапларның байлыгына, төрлелегенә, балалар өчен чыгарылган хезмәтләрнең сыйфатлылыгына, кызыклыгына сокланды. Казахстанда укучылар алар яратып укыган һәм бөтен дөньяда популяр чит ил әдәбиятларының казахчага тәрҗемәләренә игътибар зурлыгын, китап бәяләренең бездәгедән чагыштырмача түбәнрәк икәнлеген билгеләде. Сәят Камшыгер шагыйрәгә милли телдә язылган хезмәтләрнең көннән-көн популярлаша баруын һәм уңышлы сатылуын әйтте.


Комментарийлар

  1. Графоман:

    Шул бер-берсен алып укысалар гына, татарда Еникине генэ укырлык, калганнары нэкь Рифэ Рахман язганча, барысы да “графоманнар”. Рифэ узе дэ шул исэптэн графоман. Эле дэ узен дэ графоман дип танырга батырчылыгы житкэн.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм