Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы Рафис Сәлимҗановның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Аны юбилее белән бер төркем каләмдәшләре, якташлары, туганнары котлады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла юбилярга ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды.
Яңа комментарий өстәргә