Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Әдәби кафе” да яшь шагыйрьләрнең шигырь китаплары тәкъдим ителәчәк

Күптән түгел Татарст­ан китап нәшриятында яшь татар авторлары — Алмаз Мансуров, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлн­аз Газизова, Ләйлә Хәбибуллинаның уникаль шигырь китаплары басылып чыкты. Бәләкәй китаплар сериясенә караган әлеге җыент­ыкларда яшь авторл­арның моңарчы бер ки­тапта да басылмаган иҗат үрнәкләре урын алган.

11 августта, 14 сәгатьтә «ТАТМЕДИА» АҖ бинасы янында, «Әдәби кафе» ның җәй­ге верандасында әлеге яңа басмаларны тәк­ъдим итү чарасы узач­ак. Чараның программ­асында авторлар белән танышу, шигырьләр уку, махсус акциял­әр, музыкаль чыгышлар көтелә.​ ​ ​ ​ Се­зне әлеге чарага көт­еп калабыз!​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм