Озын-озак тарихлы, данлы да, фаҗигале дә юл үткән, төрле кыйтгаларга, төбәкләргә сибелгән газиз халкым — татарым! Син кайда гына гомер кичерсәң дә, синең асыл Ватаның Идел-Урал—Идел-йорт булуын онытма, шуңа тартыл, шунда тупланып, бер гаилә, бер тәннең, бер организмның үзара табигый бәйләнешле әгъзалары кебек яшәргә омтыл. Үз кавемеңә хезмәт итү, милли мәнфәгатьләрне кайгырту тереклегеңнең төп максаты, кыйбласы булсын. Ялкауланма, тырыш, белем-һөнәр үзләштер, хәрәкәт ит, эшлә, үчләнмә, ачу саклама, кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулын суз. Күпгасырлык яшәү дәверендә безнең әби-бабаларыбыз гаять бай әхлакый, инсани хәзинә, тереклек тәҗрибәсе туплаган, аларны буыннан-буынга тапшыра килгән. Без — бүгенге чор кешеләре — ул рухи кыйммәтләрне, аеруча искиткеч бай телебезне, көй-моңнарыбызны, сүз сәнгатебез, динебез, гореф-гадәтләребезне, шулай ук тарихыбызны, нәсел шәҗәрәбезне белергә, үзләштерергә, алдагы буыннарга түкми-чәчми, тагын да баетып, үстереп тапшырырга бурычлы. Бу — вакыт агышындагы безнең табигый һәм бөек вазыйфабыз.
Адәм баласының яшәеше җир-су, урман-үсемлекләр, төрле җан ияләренең тереклеге белән тыгыз бәйле. Шуңа күрә без үзебезне яшәткән, үстергән табигатьне сакларга, аның белән гармонияле мөнәсәбәттә торырга бурычлы.
Әби-бабаларыбыз һәм гомумән тормыш агышы туплаган хакыйкатьләрнең иң мөһиме — нәселеңне дәвам итү, балалар тудыру һәм үстерү. Биредә үз кавемдәшләрең һәм диндәшләрең белән гаилә кору, анда милли рухның хакимлек итүе татар яшәеше өчен аеруча зарури.
Табигатьтәге төрлелек кебек, кешелек җәмгытендә дә Адәм балалалары төрле-төрле итеп яратылган; күпләгән кавемнәр, диннәр бар. Үзара килешеп, аңлашып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү — тереклекнең, табигый гомер кичерүнең инсани нигезе. Бу хакыйкатьне элгәрге буыннар тирәнтен аңлаганнар. XVI йөзнең беренче яртысында иҗат иткән бөек шагыйребез Мөхәммәдьяр “Үзеңә ни теләсәң, үзгәләргә шуны телә”, “Йыглатып йийма үксезнең хакын”, “булдыра алган кадәр” кешеләргә “яхшылык кыйл”, “егылган моңлының кулын тот”,— ди. Аның фикеренчә, яманлыкка яманлык эшләмә, игелек кенә кыл. Шунысын да искә төшерик: бу шагыйрь Казан ханлыгы делегациясе составында тәрҗемәче сыйфатында Мәскәүгә килә. Явыз Иван, бөтен дипломатик кануннарны бозып, ул делегация әгъзаларын кулга алдыра, җәзага тарттыра. Гаделлек, кешелек тарафдары, инсаният җырчысы Мөхәммәдьяр Мәскәү патшасының турыдан-туры әмере белән 1549 елның җәендә җәзалап үтерелә.
Газиз кавемдәшләрем! Бөек халкыбызның асылына, исеменә, тарихына, рухына тугры калыйк, игелекле эш-гамәлләребез белән милләтебезне саклыйк, үстерик, башка кавемнәр арасында лаеклы урынны алу өчен фидакарьләрчә көрәшик. Халкыбызның киләчәге, иң беренче чиратта, үзебезгә, безнең бүгенге эш-гамәлләребезгә, бердәмлегебезгә бәйле.
Бу сүзләр тугызынчы дистәне ваклап баручы профессор Хатыйп Йосыф угылының үз халкына җиткерергә теләгән фикер-киңәшләренең, бәлкем, йөздән бер өлеше генәдер.
29 ноябрь, 2020