Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Илләр гизүче галим. Хатыйп Миңнегуловның 80 яшьлек юбилее уңаеннан

Дөнья күләмендә танылган энциклопедист галим Хатыйп Миңнегулов турында язу бер дә җиңел түгел. Чөнки аның иҗаты гаҗәеп зур, күп кырлы, киң колачлы. Ул берүзе тулы бер китапханә булырлык хезмәтләр бастырып чыгарды. Бу зур материалны бер газета мәкаләсенә сыйдырып бетереп булмый, әлбәттә. Шуңа күрә без аның эшчәнлегенең кайбер юнәлешләренә генә тукталабыз.

Иң элек биографиясенә күз ташлап алыйк.

Әдәбият галиме, педагог, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан Х. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Бабасы Миңлегол көчле тавышлы, оста сүзле, үткен фикерле, тирә-юньнең абруйлы кешесе булган. Хатыйпның әтисе фронтта һәлак була. Дүрт баланы – абыйсы Миргалим, апасы Гөлнур, Хатыйп һәм сеңлесе Хәнифәне – әнисе Гайнелхәят тәрбияләп үстерә. Хатыйп башлангыч белемне 1946-1950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Федоровка мәктәбендә укый. 7нче сыйныфны тәмамлагач, бер ел колхозда эшли. Аннан укуын Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә дәвам итә. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике ел чамасы Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959-1964 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1962-1963 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский районы Качкару авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре, аннан КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасына укытучы булып күчә. Шуннан алып аның тормышы һәм эшчәнлеге ярты гасырдан артык вакыт Казан университеты белән бәйле: ул анда башта өлкән укытучы, 1980 елдан доцент, 1992 елдан профессор вазифаларында укыта, күп еллар буе татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология факультетында декан урынбасары булып та, декан булып та эшли.

Х. Миңнегуловның фәнни эшчәнлеге студент чорыннан ук башлана: ул төрле тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр белән республика вакытлы матбугатында катнаша. Курсташлары аны хәтта “Безнең Белинский” дип тә йөртәләр. Әмма Хатыйпның фәнни эшчәнлеге аның аспирантурада укыган елларында үсеп китә. Шуны әйтергә кирәк, Хатыйп Миңнегулов белән минем аспирантурада укыган елларым бер чорга туры килде. Безнең хәтта фәнни җитәкчебез дә бер үк кеше – күренекле галим Хатыйп Госман булды. 1968 -1972 елларда Хатыйп ага Госманда без өч аспирант бергә укыдык: Хатыйп

Миңнегулов, Марсель Бакиров һәм мин. Без өчебез дә бу елларда университетның тулай торагында үзара якыннан аралашып, яңалыкларны уртаклаша-уртаклаша яшәдек. Хатыйп ага Госман үзенең аспиранты Хатыйп Миңнегуловка фәнни тема итеп Алтын Урда чорындагы төрки-татар әдәбияты әдипләре мирасын, аерым алганда Сәйф Сараи (1321-1396) иҗатын өйрәнүне бирде. Менә шунда инде Хатыйп фәнгә башы-аягы белән чумды: нәкъ шул чакта ул үзенә шундый бер көндәлек режимны катгый итеп куйды: кич белән, озак юанып тормастан, йокларга иртә генә ята да, иртәгәсен сәгать 4-5 тән торып (ул вакытта тулай торакта тыныч, әле барысы да йоклыйлар), иҗат белән шөгыльләнә башлый. Һәм монда Хатыйпның ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел: ул шушы көндәлек режимны гомер буена саклап килде.Соңгы елларда ул, ишетүемчә, хәтта төнге сәгать ике-өчләрдә үк торып эшкә утыра икән. Мондый яшәү рәвеше аңа гаҗәеп зур, продуктив иҗат җимешләре китерде: үзенең сиксән яшьлек юбилеен ул җитмешкә якын китап-монография, меңнән артык фәнни мәкаләләр белән каршылый. Бүгенге көндә ул иң продуктив галимнәрнең берсе.

Беренче фәнни хезмәтен – 50 битле “Сәйф Сараиның тормышы һәм иҗаты” дигән студентлар өчен уку-укыту әсбабын – ул 1972 елда Казан университеты нәшриятында бастырып чыгара. Шул ук елда ул Хатип Госман җитәкчелегендә “Переводы и оригинальные произведения Саифа Сараи” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Шуннан алып бүгенгә кадәр, даими рәвештә халкыбызга яңадан-яңа фәнни китапларын бүләк итеп килә. 1976 елда ул студентлар өчен “Котб иҗаты” дигән монографиясен, ә 1982 елда хезмәттәше Шәйхи Садретдинов белән берлектә язган “XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре” һәм “XIX йөз татар хрестоматияләре” дигән монографияләрен чыгара. Бу ике монография 1983 елда Казан университетындагы фәнни эшләр конкурсында беренче премиягә лаек булды.

Бу хезмәтләрдән соң Х. Миңнегулов үзенең игътибарын Урта гасырлар әдәбиятында киң таралган жанр – кысалы кыйссаларны өйрәнүгә юнәлтә. Билгеле булганча, татар язма әдәбияты күп гасырлар буена Урта Азия, гарәп һәм фарсы әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнештә яши: татар әдәбиятының идея-эстетик юнәлеше дә, жанрлар системасы да аларныкы белән уртак була. Тикшеренү дәвамында галим Көнчыгыш әдәбиятларының атаклы “1001 кичә”, “Кәлилә вә Димнә”, “Тутыйнамә” “1001 көн”, “1001 сәхәр” кебек әсәрләренең татар җирлегендә яшәү үзенчәлекләрен ачыклый, бу ядкярләрне бер система итеп карап, аларның татар әдәбиятына йогынтысын күрсәтеп, 1988 елда “Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар” дигән монографиясен бастырып чыгара. Бу хезмәт фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан бик хуплап каршы алына.

Аспирантура чорыннан башлап Х. Миңнегуловның төп өйрәнү объекты билгеләнә: ул – Алтын Урда чоры төрки-татар әдәбияты. Дистә еллар дәвамында галим бу теманы үзенә генә хас үҗәтлек белән өйрәнә. Бер үк вакытта аны Урта гасырлар татар әдәбиятының Шәрык әдәбиятлары белән багланышлары да кызыксындыра. Даими рәвештә ул шушы өлкәгә караган

материалларны җыя, теоретик хезмәтләрне үзләштерә; бу темага бер-бер артлы мәкаләләр яза. Күп еллык фәнни эзләнү-тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып, ниһаять, “Татар әдәбияты һәм шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)” дигән әтрафлы, капиталь фәнни хезмәт барлыкка килә. Автор аны 1991 елның 28 ноябрендә Казан университетының Гыйльми Советында докторлык диссертациясе итеп яклый. Аның оппонентлары, күренекле галимнәр – академик М.Х. Хәсәнов (Казан), М.Ф. Гайнуллин (Уфа), Б.К. Касимов (Ташкент) һәм Казан дәүләт педагогика институтыннан тышкы рецензиядә бу хезмәткә зур бәя бирелә. Татарстан Фәннәр академиясе президенты академик М.Х. Хәсәнов бу хезмәт турында “Бу энциклопедик киңлек белән иҗат ителгән капиталь, концептуаль хезмәт”, – дип язды (“Республика Татарстан”, 4.11. 1995). 1993 елда Х. Миңнегулов бу хезмәтен тулыландырып, “Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики)” дигән исем белән монография итеп бастырып чыгара. Академик М. Госманов сүз башы белән чыгарылган бу китапта автор татар әдәбияты белән Шәрык әдәбиятлары арасындагы тыгыз багланышларны комплекслы анализлый, гарәп һәм фарсы классик әсәрләре белән төрки-татар әсәрләренең ни рәвешле “кан алмашуларын” ачыклый. 1994 елда бу китап Казан университетында басылган хезмәтләр арасында беренче бүләккә лаек була. Вакытлы матбугатта әлеге китапны хуплаган дистәләрчә рецензия чыга. 1995 елда шушы китап өчен Х. Миңнегуловка фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе бирелә.

Х. Миңнегулов югары уку йортлары һәм урта мәктәп укучылары өчен татар әдәбияты дәреслекләре, вуз программалары, методик кулланмалар язу белән дә җитди шөгыльләнә. Аның Ш. Садретдинов белән берлектә язган IX сыйныф өчен “Әдәбият (Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты)” дәреслеге, шул дәреслеккә төзегән хрестоматиясе әдәбиятка яңача карашны пропагандалавы, энциклопедик табигате, тәрбияви әһәмияткә ия булуы ягыннан фәнни-педагогик җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде (дәреслек тә, хрестоматия дә кат-кат басылып чыкты). Галимнең Наҗия Гыймадиева белән берлектә язган, рус мәктәпләренең 10 сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматиясенең дә өч басмасы чыкты (1996, 2000 һәм 2006 еллар).

Х. Миңнегулов Алтын Урда чоры әдәби ядкярләрен халкыбызга кайтарып бирү өлкәсенә үзеннән зур өлеш кертте. Моңа кадәр XIV гасыр шагыйре Сәйф Сараи иҗаты татар җәмәгатьчелегенә бик аз билгеле иде. Хатыйп исә бу шагыйрь турында үзенә кадәр булган барлык фәнни материалларны җентекләп өйрәнеп, әдип кулъязмаларының чит илдән копияләрен алып, текстларны гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерде, аңлашылмаган сүз-гыйбарәләрне тәрҗемә итеп һәм шәрехләп, иҗат мирасын тулысынча иңләп алып, 1999 елда “Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан” дигән 296 битле капиталь хезмәтен бастырып чыгарды. Бу китапка зур күләмле кереш сүзне дә, ахыргы сүзне дә ул үзе язды. Шулай итеп, әдәбиятыбыз тарихы зур бер классик әдипнең мирасы белән баеды. Х.

Миңнегулов XVIII-XIX гасырлар татар язучысы Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабының да текстын хәзерге графикага күчереп, аңа аңлатмалар, кереш сүз язып, 2001 елда аерым китап итеп чыгарды. XIV гасыр шагыйре Котб мирасының да хәзерге графика белән басылып чыгуында Хатыйпның роле зур. Котбның атаклы “Хөсрәү вә Ширин” поэмасының текстын 1969 елда галим Хатыйп Госман гарәп графикасы белән бастырып чыгарган иде. Филология фәннәре докторы Рифгать Әхмәтьянов әсәрнең текстын хәзерге татар әдәби теленә күчерде. Ә поэманы матбугатка әзерләп, аңа кереш мәкалә язып бастырып чыгаручы Х. Миңнегулов булды (2003). Хатыйп шулай ук Гаяз Исхакыйның “Ислам мәмләкәтләрендә: юл истәлекләре” (2003), Гомәр Дашкинның “Сөям сине, Әләзәнем” дигән китапларын да басмага әзерләп, кереш мәкаләләр язып, бүгенге укучыга бүләк итте (2007).

Докторлык диссертациясе яклагач, Х. Миңнегулов үзенең эшчәнлеген тагын да арттырды. Ел саен диярлек, берсе артыннан берсе яңа китап-хезмәтләрен чыгара башлады. 1999 елда басылган “Дөньяда сүземез бар…” дигән китабына урта гасырлар әдәбияты һәм әдәби багланышлар мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр, чыгышлар, юлъязма-истәлекләр тупланган. Укытучылар, колледж һәм югары уку йортлары студентлары өчен методик кулланма итеп әзерләнгән “Гасырлар өнен тыңлап…” китабында (2003) галим урта гасырлар татар әдипләренең идея-эстетик үзенчәлекләрен, әдәби процесста, бигрәк тә Г.Тукай иҗатында әдәби традицияләр белән яңа тенденцияләрнең синтезы мәсьәләләрен тикшерә; анда шулай ук XX гасыр галимнәре (Ә. Кәримуллин, Ш. Абилов, В. Хаков, Р. Ганиева, Һ. Мәхмүтов, А. Әхмәдуллин, М. Әхмәтҗанов һ. б.) һәм Рәдиф Гаташ, Әдхәт Синегулов кебек шагыйрьләр иҗатлары да анализлана. “Ислам на Европейском Востоке” исемле “Энциклопедик сүзлек”кә (Казан, 2004) Х. Миңнегуловның рус телендәге 25 фәнни мәкаләсе кертелгән.

Х. Миңнегулов үзен фән дөньясына алып кергән остазы, күренекле галим Хатип Госман алдындагы әхлакый бурычына тугры калып, “Казан университетының 200 еллыгына” сериясендә, 2002 елда остазының тормыш һәм иҗат юлын анализлаган “Хатип Усманович Усманов” дигән хезмәтен бастырды.

2004 елның 6-10 октябрендә Көньяк Казакъстанның Төркестан каласында Әхмәт Ясәви исемендәге Халыкара казакъ-төрек университетында үткәрелгән Бөтендөнья тюркологларының II конгрессының пленар утырышында Х. Миңнегулов “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге әдәби-публицистик эшчәнлеге” дигән темага доклад ясый һәм аңа “Төркестан халыкара университетының шәрәфле профессоры” дигән мактаулы исем бирелә, аңа махсус кием – мантия тапшырыла. Хатыйп татар галимнәре арасында андый мантиягә ия булган бердәнбер галим: шул киемне киеп җибәрсә, безнең Хатыйбыбыз борынгы грек философы Аристотельгә охшый да куя.

Ярты гасырдан артык эшләү дәверендә Х. Миңнегуловның татар, рус, төрек, үзбәк, инглиз, казакъ, төрекмән һәм башка телләрдә меңгә якын хезмәте дөнья күргән. Алар арасында 34 китап (шул исәптән ун монография), дүрт дәреслек (V, IX, X сыйныфлар өчен), уку-укыту әсбаплары, йөзләрчә мәкалә бар. Нәшер ителгән хезмәтләрнең күләме 700 басма табактан артык.

1990 еллардан башлап Х. Миңнегулов чит илләрдә яшәүче татар әдипләренең иҗатын һәм татар матбугатын өйрәнү өлкәсендә дә эшли башлады. Эмиграциядә яшәгән Хөсәен Габдүш, Сания Гыйффәт, Минһаҗ Исмәгыйли, Хәсән Габдуллаларның иҗат мирасларын бастырып чыгарды, аларның иҗат портретларын язды; чит илләрдә чыккан “Kazan”, “Яңа милли юл”, “Азат Ватан”, “Яңа япун мөхбире” журналларының эшчәнлеге турында мәкаләләр бастырды. Гаяз Исхакыйның чит илләрдәге иҗаты турында күп санлы мәкаләләр язды, “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” (2004, 367 бит), “Чит илләрдәге татар әдәбияты” (2007, 399 бит) кебек гаять әһәмиятле китаплар чыгарды. “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” китабы өчен Х. Миңнегуловка 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе бирелде. Шушы ук елда аңа РФ Президенты указы белән “Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем дә бирелде.

Галим төрки халыклар дөньясында башкарыла торган фәнни эшләрнең дә үзәгендә тора. Ул Анкарада төрек телендә нәшер ителүче утыз өч томлык төрки халыклар әдәбиятлары тарихы, антологиясе, энциклопедиясе, термин-атамалар сүзлеген оештыручыларның һәм төп авторларының берсе булды: бу хезмәтләргә аның күп кенә мәкаләләре керде.

Х. Миңнегулов үзенең төрле вакытлы матбугат битләрендә басылган мәкаләләрен, төрле форумнарда ясаган чыгышларын бер урынга туплап, китап итеп чыгару турында да кайгырта. Төрле елларда һәм төрле темаларга (нигездә урта гасырлар һәм соңгы чор әдипләре иҗатларына) багышлап язылган мәкаләләрен җыеп, ул 2010 елда татар телендә “Гасырлар арасында уйланулар” (319 бит) һәм русча “Записи разных лет” (407 бит) исемле китапларын бастырып чыгарды.

“Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур” исемле китап (2014, 287 бит) галимнең иҗат юлында аерым урын алып тора. Бу китапка һәрберсе үзе аерым монография булып саналырлык ике зур фәнни хезмәт кертелгән. Аларның беренчесе төрки-татар, рус һәм борынгы грек әдәбиятларының үсеш этапларын анализлауга багышланган. Анда галим әдәбиятлар тарихын чор һәм периодларга бүлүнең методологиясен фәнни нигезли, чор һәм этапларга бүлүнең 20гә якын принципларын күрсәтә; татар әдәбияты тарихын чорларга бүлеп, аларны традиция һәм новаторлык күзлегеннән яктыртып, әдәбиятның эволюциясен күз алдына бастыра. Аннан борынгы грек әдәбияты тарихын этапларга бүлеп чыга, антик цивилизациянең дөнья халыклары әдәбиятлары тарихына нинди йогынты ясавын, шул исәптән ул цивилизациянең татар әдәбиятындагы традицияләрен күзәтеп чыга. Тагын бер бүлектә рус әдәбияты тарихының этапларын

билгели, ул этапларның татар әдәбияты тарихы этаплары белән типологик охшашлыкларын ачыклый.

Бу китаптагы икенче бүлек “Йосыф Баласагунидан Чынгыз Айтматовка кадәр” дип атала. Анда Й. Баласагуни иҗатыннан соңгы әдәбиятта аның “Котадгу билиг” поэмасының традицияләре дәвам иттерелгән әдипләр (Әхмәд Югнәки, Ашык Гомәр) иҗатлары, моңа кадәр аз өйрәнелгән Зәйнулла Рәсүлев, Габделгазиз Монасыйпов, Закир Кадыйри һ.б. эшчәнлекләре, Г. Тукай иҗаты, шулай ук төрле башка темаларга караган мәкаләләре тупланган. Бу бүлекнең үзәген “Чыңгыз Айтматов һәм татар әдәбияты” дигән мәкалә алып тора. Анда сүз Ч. Айтматов әсәрләренең татарлар арасындагы популярлыгы, татар әдипләре иҗатына ясаган йогынтысы хакында бара. Бу хезмәтләрдә Х. Миңнегулов үзен чын мәгънәсендә киң эрудицияле, тирән белемле галим икәнлеген исбат итте.

2016 елда галим үзенең янә бер монографиясен – “Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII-XVI вв.» дигән китабын чыгарды (112 бит). Бу татар әдәбият белемендә моңарчы күтәрелмәгән, яңа тема. Дәүләтчелек идеясе меңъеллык татар әдәбияты тарихының буеннан-буена чагылыш табып килә. Х. Миңнегулов бу идеянең Орхон-Енисей язмаларында, Йосыф Баласагуни, Кол Гали, Рабгузи, Котб, С. Сараи, Мөхәммәдъяр, Мөхәммәд Әмин, Шәрифи, Аднаш Хафиз иҗатларында, “Кәлилә вә Димнә”, “Идегәй” ядкярлекләрендә, XX гасыр авторлары Г. Исхакый, А. Таһиров, Н. Фәттах, М. Хәбибуллин, Р. Батулла һ.б. әсәрләрендә ничек чагылыш табуын күзәтеп чыга, бу теманың әле бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаганлыгын билгеләп үтә.

Х. Миңнегулов татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият белеме, шулай ук татар мәгарифе өлкәләрендә үзенең фәнни мәктәбен булдырган галим. Ул күп еллар буе студентлар, аспирантларның гыйльми эшчәнлекләренә җитәкчелек итеп килә, фәнни хезмәтләргә бәяләмәләр яза, диссертацияләр яклаганда оппонент булып чыгышлар ясый, хезмәттәшләренә эшлекле ярдәм күрсәтә. Казан университетының татар бүлеген тәмамлаган күп кенә хәзерге шагыйрьләр һәм язучылар аны үзләренең остазы итеп хөрмәтлиләр.

“Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер”, ди татар халык мәкале. Хатыйп Миңнегулов та бертуктаусыз хәрәкәттә: ул илебездәге һәм чит илләрдәге фәнни оешмалар, галимнәр, вузлар белән тыгыз элемтәдә тора. Ул һәрвакыт юлда: Мәскәү, Санкт-Петербург, Истанбул, Анкара, Хельсинки, Киев, Ташкент, Дүшәнбе, Алматы, Уфа, Ашхабад, Нурсолтан, Җаек, Пекин һәм Евразиянең башка шәһәрләрендә уздырылган гыйльми симпозиум-форумнарга бара, аларда даими катнаша, фәнни докладлар белән чыгыш ясый. Шуның белән дөнья җәмәгатьчелеген халкыбызның әдәбият һәм мәдәният өлкәләрендә ирешкән казанышлары белән таныштыра, еш кына андый форумнарда татар халкының бердәнбер вәкиле булып катнаша.

Тагын шунысы мөһим: чит илгә һәр сәяхәтеннән соң ул, юл хатирәләре язып, безнең вакытлы мабугатта бастыра. Шулай итеп безнең укучыларны да чит илләрдәге яңалыклар, галимнәрнең хезмәтләре, мәдәният яңалыклары

белән таныштырып бара. Галимнең андый язмалары да берничә дистәгә җыела. Сокланмый мөмкин түгел: соңгы ун елда гына да Х. Миңнегулов Халыкара конференцияләрдә йөздән артык (әйтүе генә җиңел – йөздән артык!) доклад белән чыгыш ясады. Узган 2018 елда гына да ул биш илдә – Төркия, Таҗикстан, Казакъстан, Финляндия һәм Кытайда булып, аларның башкалаларында уздырылган конференцияләрдә (күбесе пленар утырышларда) фәнни докладлар сөйләде. Һәм игътибар итик: шундый тыгыз фәнни хезмәттәшлек белән шөгыльләнүенә дә карамастан, ул үзенең 80 яшьлек юбилеен “Озын гомерем хатирәләре. 1 кисәк. Гомернең беренче чиреге” дигән истәлекләре (2018, 96 бит) һәм “Бер елда – биш илдә (2018). Биобиблиографик мәгълүматлар” дигән 192 битле китаплары белән каршылый. Фәндәге продуктивлык һәм җитезлек ягыннан ул безнең күп кенә галимнәребезгә үрнәк булып тора.

“Хезмәте барның – хөрмәте бар”, ди халык. Х. Миңнегуловның шундый зур күләмле хезмәте тиешле бәяләнде, дип әйтергә мөмкин. Ул күп санлы гыйльми дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия. Кайберләрен санап китик. Ул – филология фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994, 2005), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1995), “Халыкара ел кешесе” (Кембридж, 1998), Казан университетының “Атказанган профессоры” (2009), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996), Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җамал Вәлиди (2013), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017), Шиһабетдин Мәрҗани (2018) һәм башка премияләр лауреаты. Халыкара казакъ-төрек университетының (Төркестан) “Шәрәфле профессоры” (2004), Казан университетының фәнни конкурсларында җиңүче (1983, 2005), “Университетская книга – 2015” исемле Бөтенроссия конкурсының дипломанты һәм башкалар. Ул рәсми хакимиятнең, илдәге һәм чит мәмләкәтләрдәге төрле оешмаларның күпләгән Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ия. 1982 елда “Ударник строительства КамАЗа” исеменә лаек булды. 2014 елда халыкара TURKSOY оешмасының Мәхтүмколый медале белән бүләкләнде. Россия Фәннәр академиясенең гыйльми стипендиаты (1994-1996), “Алтын Урда әдәбияты һәм мәдәнияте” халыкара конкурсының җиңүчесе (1995), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә (2005), “Мәгарифтәге казанышлары өчен” (2005) күкрәк билгесенә ия.

Хатыйп Миңнегуловның үзе турында да саллы гына китаплар чыкты: “Хатыйп Миңнегулов турында. – О профессоре Миннегулове” (татар һәм рус телләрендә: Казан, 2009. – 484 б.), “Х. Миңнегулов: Биобиблиографик белешмә” (Казан, 2008. – 58 б.), “Милләткә багышланган гомер (Хатыйп Миңнегуловка – 75 яшь). – Себя отдающий народу (Х.Миннегулову – 75 лет) – (Казан, 2015. – 400 б.). Болардан тыш аның эшчәнлеге турында матбугатта биш йөздән артык мәкалә басылды. Галим турындагы мәгълүматлар аның “Записи разных лет” (Казань, 2010), “Тюрко-татарская словесность в

контексте межлитературных связей” (Казань, 2017), “Әдәбиятны өйрәнү юлында” (Казан, 2018) исемле китапларында, шулай ук “Татар энциклопедиясе”, “Әдипләребез”, “Габдулла Тукай. Энциклопедия” һәм башка библиографик китапларга да кертелгән.

Гомумән алганда, Хатыйп Миңнегуловның исеме җисеменә бик тә туры килеп тора. “Хатиб” – гарәп сүзе, безнең телдә “вәгазьләүче, вәгазь сөйләүче, яхшы оратор” дигән мәгънәләрне аңлата. Чыннан да, Хатыйп – оста оратор. Теләсә кайсы аудиториядә ул үзен иркен хис итә. Әгәр дә ул әдәбият тарихы, берәр әдәби күренеш яки гыйлем-мәгърифәт турында сөйли башласа, теләсә кайсы тыңлаучыны үзенә әсир итә; илһамлана-илһамлана үзе сөйли торган күренешне төрле яктан характерлый, аны тарихи яктан да, хәзерге күзлектән чыгып та сыйфатлый, шулай итеп тыңлаучы алдына ул күренешнең тулы бер “түгәрәк” образы килеп баса. Аның һәрбер чыгышы халкыбызга тирән мәхәббәт, хөрмәт белән сугарылган һәм ул хөрмәт тыңлаучыларга да күчә.

Аның шундый осталыгын искә алып, Хатыйпны еш кына татар зыялыларының юбилей кичәләрендә тамада итеп тә куялар. Юбилей кичәләрендә ул – алыштыргысыз тамада. Мәдәният тормышының үзәгендә кайнау аркасында, ул һәр татар язучы яки шагыйренең, җырчы яки артистының иҗатын яхшы белә – мәҗлестә юбилярны котлау өчен берәр кешегә сүз биргәндә, Хатыйп ул кешенең иҗатына кыскача характеристика бирә, кайбер очракларда, әлеге кешенең үзенә генә хас сыйфатын, үз-үзен тотышын яхшы белүен күрсәтеп, сиздермичә генә “чеметеп” тә алгалый – юмор да, сатира да кулланып җибәрә.

Менә шундый актив тормыш белән яшәүче күренекле галимебезгә 80 яшь тулды. Без аны шушы искиткеч зур иҗади уңышлары белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә сау-сәламәт булып, актив тормыш белән яшәвен, тормыштан һәм иҗаттан ямь табуын, халкыбызны яңадан-яңа фәнни ачышлар белән шатландыруын теләп калабыз!

Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм