Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара премия

Балалар язучылары өчен иң мәртәбәле Халыкара  премия. Аны,  хәтта, «Кече Нобель премиясе» дип тә атыйлар. 1956 елда Юнесконың балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты советы тарафыннан гамәлгә куелган.

Премия балалар язучыларына һәм рәссамнарга бары тик исән вакытларында гына тапшырыла. Премиянең идея авторы – дөньякүләм балалар әдәбиятында күренекле шәхес Елла Лепман (1891—1970). «Балаларга китап бирегез – бу аларга канат куюга тиң» шигаре дә  аныкы.

Әлеге премиянең почетлы дипломына ия булган татар язучылар:

  • Һидиятуллин Шәүкәт Галиулла улы (Шәүкәт Галиев) (1982).
  • Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы (1994).

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин