Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәмсия Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» китабы тәкъдим ителде

Бүген «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөйләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» дигән китабы тәкъдим ителде.

Әсәрләр җыентыгы «Казан утлары» журналы тарафыннан әзерләнеп, кесә китабы форматында бастырылды.

«Шәмсия белән без абитуриент чакта, университетка укырга кергәндә үк таныштык. Аның холкы шундый җайлы, ул кешене тыңлый белә. Тыңлый белүе хәтта әсәрләрендә дә чагыла. Берәр фикерем булса, мин гел аның белән киңәшләшә идем. Безнең язучылар арсында тыңлый белә торган, кешенең эченә кереп, күңеленә төшә ала торган кеше юк. Һәр кеше сөйләшкәндә үзенең пластинкасын әйләндерә дә, кайтып китә», – диде язучы Марсель Галиев.

Марсель Галиев Шәмсия ханымны бик оста шагыйрә буларак белүен, әмма хикәяләр дә язуына гаҗәпләнүен белдерде. «Әлеге китапта төрле темага язылган хикәяләр бар. Берничә хатын-кыз «Мәхәббәт бармы-юкмы?», «Кирәге бармы?» дип, егылып сөйләшәләр. Төрлесе төрлечә әйтә. Шунда Кадрия исемле ханым үзенең мәхәббәт тарихын сөйли, чын мәхәббәт кичергәнлеген ул исбат итә. Әлеге хикәядә бер шаккатарлык матур җөмлә бар: «Кинәт ниндидер серле рәхәт, назлы дулкын, калтырану баш түбәмнән аяк табаннарыма кадәр – бөтен тәнем буйлап йөгерә башлады». Ире үлгәннән соң, кабер янында искә алу өлешен ул, минемчә, искиткеч матур итеп сурәтләгән», – дип билгеләп узды Марсель Галиев.

«Толстой «Киләчәктә әдәби әсәр уйлап чыгарып язылмаячак, автор нәрсә күргән, шуны язачак» дип әйткән булган, ләкин теләсә нәрсә турында һәм теләсә ничек язып була дигән сүз түгел бу. Әлбәттә, алмагачны карап, ботакларын кисеп тормасаң, ул кыргый үсемлеккә әйләнә, яхшы алма бирми. Шуның кебек язучы да кыргый ботакларны карарга, эшләргә тиеш. Әдәбиятта теләсә нәрсә язып була дигән әйбер була алмый», – ди ул.

Шулай ук Шәмсия Җиһангированы яңа китабы белән котларга филология фәннәре докторы, фольклорчы Марсель Бакировта килгән иде. Ул Тукай премиясен һәр вакыт ир-атларга гына бирүләрен тәнкыйтьләп узды, һәм киләчәктә Шәмсия Җиһангированы да Тукай премиясе лауреатлары рәтендә күрергә теләвен белдерде.

«Бу Шәмсиянең унтугызынчы китабы. Ул үзенең чорын белеп, күргәнен яза, уйлап тапмый. Аннан соң ул алып бара белә, «Нәрсә булыр икән?» дип укыйсың. Кайбер кешенекен бит укып булмый, туктап каласың. Шулай ук аның сөйләм теле дә бик матур. Хәзер бит агач теле белән язарга тырышалар, күбрәк урам теле кирәк диләр. Мин аның белән бер дә килешмим. Без әдәби телне, ул стильләрне сагынырбыз әле», – диде язучы Нәбирә Гыйматдинова.

Кичәдә «Казан утлары» журналы сәркатибе, язучы Ландыш Әбударова да бар иде. Ул китапның тиз арада сатып алыначагына, киштәләрдә озак тормавына ышанычын белдерде. «Шәмсия апа башта үзенә аудитория булдырган язучы ул. Әсәрләрен укыганда, минем колагымда аның тавышы яңгырап тора, мин аның тавышы белән укыйм. Башкалар да шулай ук әзер тавыш белән укыр дип уйлыйм», – диде ул.

Кичәне Шәмсия Җиһангирова җыр белән төгәлләде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина