Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Нур Әхмәдиевнең иҗатын тиешенчә бәяләмәделәр, бу — тыйнак кешенең зур фаҗигаседер»

Нур Әхмәдиев безгә «Бәхет төне», «Каенлы юл», «Карлы чыршылар», «Кунак егет», «Каз үләне», «Яз да димә, көз дә димә» кебек популяр җырлар авторы, талантлы шагыйрь һәм прозаик буларак таныш.Ул моннан егерме ел элек зур бәхетсезлеккә юлыга — юл һәлакәтенә эләгеп, башына зур зыян килә. Шуннан соң Нур абый паркинсонизм дигән авыру белән чирли. Ул яңадан йөрергә өйрәнә, хәрәкәтләнә алыр өчен һәрдаим физик күнекмәләр ясый. Ә аның янында яраткан кешеләре — хатыны Венера ханым, кызы Ләйлә һәм улы Равил була.

Хушлашу мәрасимендә аның авылдашлары, райондашлары, классташлары, хезмәттәшләре — Нур абыйны хөрмәт иткән барлык кеше дә  килгән.

«Венера апа Нур абыйны бала караган кебек карады»
Нур Әхмәдиев үзенең туган авылы — Азнакай районы Әсәйдә вафат булган. Җеназа намазы Әсәй мәчете ишегалдында укылган. Нур Әхмәдиев әтисе — Гариф абыйдан ерак түгел җирләнде. Әтисе йөз яшендә вафат булган. «Хатыны, кызы, улы мәрасимдә рәхмәт сүзләрен белдерде. Нур абый оста юморист иде, бервакытта да кешегә авыр сүз әйтмәде, үзе рәнҗетелгән була калса, башкаларга сиздермәде», — дип сөйләде Әлмәт шәһәренең Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев. Ул шагыйрь гомеренең соңгы минутлары турында сөйләде.

Нур абый егерме еллап авырды. Хатыны Венера апа, кызы Ләйлә — табиблар. Алар аның гомерен озайтты, Нур абыйны карап тордылар. Хәзерге заманда кешене каравы бик авыр. Венера апа Нур абыйны бала караган кебек карады. Ул аны фитнес-залларга да йөртте, шуннан соң Нур абый яхшы гына йөри башлады.

«Өч тапкыр аякка бастырдым, бу юлы да аякка бастырырга тырыштым», — дигән Венера апа. Аңа кичә төшке аш вакытында сөт биргән. Нур абый бераз эчкән дә, стаканны кире куйган. «Эчеп бетер инде», — дип әйткәч: «Бәхил бул, мин китәм», — дип әйткән һәм җан биргән. «Тукта, үләсеңме син, үләсеңме?» — дип әйтәм», — ди Венера апа. Ул арада Нур абый китеп тә барган.

«Юмор хисе әтисеннән күчкән булган»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Нур Әхмәдиев белән студент елларыннан ук таныш булган:

— Тулай торакка шагыйрьләр килеп йөрде, алар арасында Нур абый да бар иде. Ул бик үзенчәлекле шагыйрь, халыкчан, ихлас күңелле иде. Метафоралар белән бик мавыкмады. Прозага да мөрәҗәгать итте ул. «Мөнирстан» дигән романы басылып чыкты. Роман кызыклы булса да, үз бәясен алмыйча калды.

Кеше вафат булгач, аның иҗатына икенче караш белән карый башлыйсың. «Мөнирстан» — Нур абыйның авылында булган хәлләргә нигезләнеп язылган, ул шул яктан да кызыклы.

Кеше нинди, әсәрләре дә шундый, диләр. Нур абый ихлас, юморга бай кеше. Әсәрләрендә дә чагыла иде ул. Нур абыйның әтисен дә күргәнем бар, Гариф абый да юморга оста! Чатыр тауга менгәнең бармы, дип сорагач: «Юк, без яшь чакта авторитеты юк иде аның. Хәзер инде без картайдык», — дип шаярта иде. Юмор хисе әтисеннән күчкән булган, күрәмсең.

 «Аның иҗатын тиешенчә бәяләмәделәр. Ул күпкә лаек иде»

«Фәридә-Алсу дуэты» төркеме җырчысы Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина Нур Әхмәдиевның «Карлы чыршылар» җыры тарихы турында сөйләде. Фәридә-Алсу дуэты авторны быелгы концертына чакырырга җыенган:

— «Карлы чыршылар» җырын әтиемнең бертуган сеңлесе мәрхүм Халидә апа җырлый иде. Халидә апаның шул җырны үзенчә көйләве балачактан ук күңелгә кереп калды. Аны элек Миргаяз Шәрәфиев башкарган, улы аны башкача сузып җырлаган. Тормыш иптәшем, продюсерыбыз Марат бу җырны заманчалаштырырга булды, гитара, баян катнашында яңа аранжировка эшләдек. Җыр радиога эләгү белән тамашачы йөрәгендә урын алды: «Карлы чыршылар» ны көн саен әйләндерделәр. Бервакыт радиодан: «Кызлар, нишлик икән, көне буе „Чыршылар“ ны куеп булмый бит, халык гел шул җырны сорый», — дип шалтыраттылар.

«Карлы чыршылар, парлы чыршылар» халык җырына әйләнде. Ә инде автор — Нур абый белән Әлмәттә 2000 ел башында таныштык. Кулларыбызны алды да: «Минем сезнең белән күптәннән танышасым килгән иде», — диде. «Сез бу җырга икенче сулыш бирдегез, мине дә канатландырдыгыз», — дип, рәхмәтен әйтте. Сүзен үлчәп кенә, кыюсызланып сөйләде.

Аннан соң, үзенең кабинетына чакырып, безгә шигырь җыентыгын бүләк итте. «Сез бит көйләр дә язасыз икән. Бәлки яңа җыр туар», — диде. Әлмәткә килгән саен Нур абый янына барып, чәйләр эчеп, сөйләшеп ала идек. Соңгы елларда очрашып булмады.

Иҗатыбызга 25 ел быел, Алсу белән юбилей концертыбызга әзерләнәбез. Кичә Нур абыйның вафаты турында хәбәр килеп ирешүгә репетицияне туктаттык. Концертыбызга Нур абыйны да чакырырга исәп бар иде, элемтәгә чыгарга өлгермәдек…

Уртача буйлы, күзлектән, аз сүзле, тыйнак кеше иде Нур абый. Шулкадәр зыялы шәхес, елмайган йөзе белән күтәрелеп каравыннан нурлылык, җылылык бөркелә. Аның эчке хисләрен шигырьләреннән укып белеп була.

Аның иҗатын тиешенчә бәяләмәделәр. Ул күпкә лаек иде. Бу, мөгаен, тыйнак кешеләрнең зур фаҗигаседер. Тыйнак булу кешене бизәсә дә, үзеңне дөньяга күрсәтә дә белү кирәк шул. Татар дөньясы өчен зур югалту. Йөзек кашларыбыз китә бара. Аларны вакытында саклый белсәк иде.

«Нур абый белән иҗат ителгән җырларны беркайчан да сатмадык»
Композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сафиуллин Нур Әхмәдиевнең «Каенлы юл», «Бәхет төне» шигырьләренә көй язган:

— Нур абый белән иҗади дуслыгыбыз 1980 елның ахырыннан башланды. Нур абый Язучылар берлегенең Әлмәттәге бүлеген җитәкләгәндә миңа шигырьләр китабын бүләк итте. Шуннан соң уртак җырлар туды.

Нур абыйның сүзләре җиңел истә кала, халыкчан язылган. Җиренә җиткереп иҗат итә иде ул. Нур абый белән иҗат ителгән җырлар хит булды, аларны җырчылар бик сорап алалар иде. Без беркайчан да җырларны сатмадык. Кассеталарда җырларыбыз чыга иде дә, җырчылар шуны күреп, шалтыратып, сорап алалар иде.

«Нур абыйның җырлары мине танытты»

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев:

Нур абый иҗат иткән «Бәхет төне», «Каенлы юл», «Каз үләне» җырларының барысы да бик тиз арада популяр булды. Бу җырлар мине танытты, мин дә аларны танытуга өлеш керттем. Репертуарымнан төшереп калдырмадым, чөнки алар һәрвакыт актуаль.

Тормышчан, гади булса да, даһи шигырьләр яза иде ул. Шуңа күрә дә алар халык күңеленә якын булды. Халык әле дә бу җырларны сорый, ярата. Яшьләр яңартып җырлый.

Чиста күңелле, тыныч, сабыр, талантлы кеше иде. Күрешеп, сөйләшеп тордык. 50-60 яшьлек юбилейларында да катнаштым.

«Яз да димә, көз дә димә» җыры белән иҗатыма хәер-фатиха биргәндәй булды»

Татарстанның халык артисты ИлСаф карьерасын Нур Әхмәдиевның җыры белән башлаганын әйтте:

1995 елда Зөһрә Шәрифуллина белән Әлмәт районына гастрольгә чыгып киттек. Концертлар куеп йөргәндә Нур абый белән таныштым. Бик ягымлы, кешелекле кеше булып истә калган. Әлмәткә барган саен күрешә идек. Гадилеге белән якын булды Нур абый. «Җырлавыңны ошатам, өметле җырчы булып күренәсең», — диде һәм миңа «Яз да димә, көз дә димә» дигән җырын тәкъдим итте, иҗатыма хәер-фатиха биргәндәй булды.

Беренче альбомымны да Нур абый җыры белән атадым. Аннан соң да аралаштык.

Мөхәммәт Мәһдиев истәлекләреннән: «Иң озак аерылышканнары Нур белән Венера булды»

Язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Ачы тәҗрибә авазы» китабында Нур Әхмәдиевның хатыны Венера белән танышу тарихы сурәтләнә. Язучы студентлар белән Курганга экспедициягә баруы турында яза:

«Концерттан соң иртәгесен фольклор җыю башланды. Кичләрен мин клуб янындагы чирәмлектә студентларның хисабын тыңлыйм, шунда ук чирәмдә чишенеп күлгә чумабыз, күл дигәннәренең буе безгә билгесез, аркылысы бер чакрымга гына бетмәс. Рәхәт тормыш. Студентларның берсе әйтә, бер йортта Свердловскидан кунакка килгән бер мулла бар, ди, иске китаплары монда саклана икән, берәүгә дә бирми икән. Мин тиз генә координатларын алам да, Нур исемле студентны ияртеп, иртәгесен шунда чабам. Нур да өйрәнсен, янәсе, картлар белән ничек сөйләшергә. Урамнан барабыз — өй каршына чыгарып корылган рәшәткәле бакча эчендә буй җиткән бер кыз тез башларын ялтыратып чүгәләп утырган да суган түтәленнән чүп утый. Ф. Хөсни булса, рәшәткә капканы ачып керер дә исәнләшмичә теге кызның тез башынмы, кай төшендер бер чеметеп алыр иде. Без алай итмәдек

— Нихәл, сеңлем? — дип дәштем мин. Ул кыенсынып итәкләрен тартты, ләкин кыска күлмәкнең бүтәнчә хуты юк иде, мин ул арада тагын бер җөмлә өстәдем (теге авыр вакыйгалардан соң бер җиңеләеп аласы килә иде):

— Ярдәмче кирәк түгелме?

Кыз чылдырап көлде. Венера исемле икән. Курганда медицина училищесында укый, каникулга кайткан икән.

— Йә, нәрсә карап торасың инде, бар, Венерага ярдәм ит, фольклорны бергәләп җыярсыз, — дип, мин рәшәткә капканы ачып, оялчык Нурны шунда кертеп тә җибәрдем.

…Һәм авыл халкы безне җыелып, зурлап озатып калды. Иң озак аерылышканнары Нур белән Венера булды…

(“Татар-информ” Зилә Мөбәрәкшина)

Язучылар