Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәт Дусайлы вафат…

 

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 15 июнь көнне  танылган язучы Әхмәт Дусайлының  71 нче  яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин) 1949 елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туа. Уку, белемгә омтылу белән бергә, яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үсә: йөкчедән алып инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр үзләштерә. Узган гасырның сиксәненче еллары башында КамАЗда кыручы булып эшләгәндә беренче хикәясен яза. Шул вакыттан бирле, гәрчә тезмә әсәрләр, шигырьләр язу белән мавыгуын ташлап бетермәсә дә, төп иҗат юнәлеше итеп проза жанрын сайлый. Тәүге хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай район газеталарында, «Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында, «Әфган кызалаклары» (1991) кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә, ә 1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга.

1994 елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета һәм тагын бер елдан газета каршында шул ук исемдә хосусый нәшрият оештыра. Мөхәррир-нашир буларак, газетаны да, нәшриятны да ул үзе җитәкли. Әлеге нәшриятта 2000 елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә.

Ә.Дусайлы – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде. Аның  иҗади эшчәнлеге чын мәгънәсендә халкыбызның алыштыргысыз милли байлыгына әверелде.

Аның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Мәрхүмне иртәгә -17 июньдә Мөслим районы Баек авылы зиратына җирлиләр…

 



Warning: shell_exec(): Cannot execute a blank command in /var/www/u0657893/data/www/sptatar.com/wp-content/themes/union/comments.php on line 2

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар