Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәтҗанова Сания

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый, Казан дәүләт педагогика институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала.

Сания Юныс кызы хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елда мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: “Мәгариф” журналында бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Журналдагы эшчәнлеген 2017 елга кадәр дәвам иттерә. 2017 – 2019 елларда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татарча яңалыклар бүлеге мөхәррире булып эшли.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, башлангыч иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район газетасында даими катнаша башлый.

“Идел-Пресс” нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” исемле беренче китабын бастырып чыгара.

Сания Әхмәтҗанова алга таба да иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе белән сугарылган яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан” газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Пар алма” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

2009 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елда Татарстан китап нәшриятында Сания Әхмәтҗанованың шигырьләр, поэма һәм тарихи цикллардан торган “Гәрәбә” исемле яңа җыентыгы басылып чыга. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен шагыйрәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә (2012).

2016 елда ул, “Гәрәбә” китабы һәм “Арча йолдызлыгы” триптихы (“Арча капкасы”, “Арча поезды”, “Арча сулары” лиро-эпик цикллары) өчен, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

2017 елда Сания Әхмәтҗанованың мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге югары бәяләнә: ул “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Шул ук елны “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте”нә ия булды.

2019 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Язмышлар такыясы” дигән шигырьләр, поэмалар, лиро-эпик цикллар җыентыгы басылып чыга.

2020 елда әлеге җыентыгы өчен шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була. “Язмышлар такыясы” “2019 ел китабы” бәйгесендә җиңүче китаплар исемлегенә керә, премиягә лаек була.

2021 елда “Сүз” нәшриятында Сания Әхмәтҗанованың туган як, туган авыл һәм төп нигез, әти-әни, балачак темаларын үз эченә алган шигырьләре тупланган “Балачак баланнары” исемле яңа җыентыгы дөнья күрә.

2022 елда шагыйрә шигърият сөючеләрне “Күчеш дәвере” дип аталган яңа җыентыгы белән сөендерә. Әлеге китапка ил-көн сулышы, халык гаме белән сугарылган фәлсәфи эчтәлектәге һәм мәхәббәт лирикасына караган өр-яңа шигырьләре; кеше булып яшәүнең ямен, мәгънәсен чагылдырган «Бер уч җылы» лирик циклы туплап бирелә.

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 2022 елда Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләгенә ― «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ия була.

Сания Әхмәтҗанова популяр җыр текстлары авторы буларак та халыкта танылу алды. 1990нчы еллардан башлап аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкарды һәм башкара. Җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов белән иҗади хезмәттәшлектә инде ике дистә елдан артык халык яратып тыңлый һәм җырлый торган “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Дәшмә миңа, соң инде”, “Әйтер сүзең әйтеп кал”, “Сары кашкарыйлар”, “Ялгыз әнкәй” кебек җырлар дөнья күрде.

Авторның соңгы елларда Фәрит Хатипов, Айдар Фәйзрахманов, Альфред Якшимбетов, һ.б.композиторлар белән берлектә иҗат иткән яңа җырлары да милли төсмерләргә бай булуы белән зур әһәмияткә ия. Алар тиз арада үз тамашачысын тапты, халыкчан җырлар рәтендә үз урынын алды. Сания Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырлар берничә ел рәттән “Яңа Татар җыры”, “Балачак җыры”, “Болгар радиосы Премия”ләрендә җиңү яулый.

Сания Әхмәтҗанова Казанда яши. Хәзерге вакытта актив иҗади эшчәнлеген дәвам иттерә.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

  1. Оч иреккә, җырым: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: “Идел-Пресс” нәшр., 2002. – 96 б.
  2. Пар алма: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова; кереш сүз авт. Г.Морат. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 159 б.
  3. Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова; кереш сүз авт. М.Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 351 б.
  4. Русча-татарча аңлатмалы сүзлекчә: Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнар / төз. һәм русчадан тәрҗ. С.Ю.Әхмәтҗанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 39 б.
  5. Язмышлар такыясы: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 271 б.
  6. Балачак баланнары: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: “Сүз” нәшр., 2021. – 144 б.
  7. Күчеш дәвере: шигырьләр, лирик цикл / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 175 б.

 

БИБЛИОГРАФИЯ

  • Фәйзуллин Р. Җыр канатлары сынмасын! – Китапта: Оч иреккә, җырым: Шигырьләр. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”, 2002. – 5 б.
  • Гарипова Х. Җыр канаты – сөюдән // Шәһри Казан. – 2003. – 14 март. – 14 б. С. Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” китабы чыгу уңаеннан.
  • Мостафин Р. Шигъриятькә кызлар килә // Татарстан яшьләре. – 2004. – 15 гыйнвар. Мәкаләдә С. Әхмәтҗанова иҗаты турында әйтелә.
  • Госман Садә. Офыгында – кояш нуры // Ватаным Татарстан. – 2004. – 23 гыйнвар. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.
  • Мөхәммәдиева Л. Туган якта очрашу // Арча хәбәрләре. – 2004. – февраль. Мәктәптә укучылар белән очрашудан соң язылган мәкалә.
  • Гәрәев М. Син йөрәктә … // Мәдәни җомга. – 2004. – 19 март. – 8 б. Арчада булып узган хезмәт һәм сәнгать бәйрәме турындагы язмада С. Әхмәтҗанова иҗаты искә алына.
  • Сәлахова Э. Укытучы булып туганмын … // Ирек мәйданы. – 2004. – № 19. – 5 ноябрь. – 4 – 6 б.б. С. Әхмәтҗанованың иҗаты һәм тормышы турында.
  • Хитлар ничек туа? // Кәеф ничек?– 2006. – № 5. – март. – 10 б. А. Юнысова, М. Әгъләм, С. Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырлар турында.
  • Гаташ Р.// Ватаным Татарстан. – 2007. – 6 апрель. – 6 б. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.
  • Туган нигез җылысына төреп… // Мәдәни җомга.– 2007. – 20 апрель. – 7 б. Шигырьләреннән соң кыскача белешмә.
  • Моратов Г. Пар алмадай идек, багалмадай. – Китапта: Пар алма: Шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 5 – 6 б.
  • Вәлиева Д. Мин бәхетле булыр өчен тудым // Ватаным Татарстан — 2009. — № 13. — 24 гыйнвар. — 8 б. «Пар алма» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе турында мәкалә.
  • Гыйззәтуллин Р. Җырың очсын биектә // Мәдәни җомга. — 2010. — 20 август. —16 б. “Пар алма” китабына рецензия.
  • Галиев М.Гәрәбә – диңгез бүләге. – Китапта: Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 351 б.
  • Локманова Л. Сания Әхмәтҗанова: “Мин яңадан тудым бу дөньяга” // Безнең гәҗит. – 2012. – № 15 (18 апрель). Шагыйрәнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан әңгәмә.
  • Галиев М. Гәрәбә – диңгез бүләге // Мәдәни җомга. – 2012. – 20 апрель. – 14 б. “Гәрәбә” китабы чыгу уңаеннан мәкалә.
  • Язучыларыбыз. Сания Әхмәтҗанова. // Мәйдан.– 2012. – № 5 (май). – 31 – 67 б.б. Иҗат үрнәкләре, шагыйрә турында каләмдәшләре, aвтор архивыннан фотографияләр тупланмасы.
  • Рәшит Әхмәт. Күңелемнән – күңелеңә // Мәдәни җомга. – 2012. – 30 ʜоябрь. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.
  • Садыйкова Р. Шигырь дәвасы // Мәдәни җомга. – 2014. – 31 гыйнвар. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.
  • Юсупова Н. Шигърият дөньясы: 2014 ел / Н.М.Юсупова // Казан утлары. – 2015. – № 4. – Б. 132–140
  • Юсупова Н. Татар шигъриятенең үсеш-үзгәреш юллары: 2014 ел / Н.М.Юсупова //  Казан утлары. – 2014. – № 3. – Б. 127–135.
  • Рәшитова Н. Милли бәхет лирикасы // Мәдәни җомга. – 2017. – 3 март. – 11 б. “Гәрәбә” китабы турында галимә-укытучы фикере.
  • Әхмәтҗанова С. Пар алмадай идек, багалмадай… // Сөембикә. – 2017. – № 4 (апрель). – 38 – 39 б.б. “Пар алма” җырының язылу тарихы.
  • Хуҗахмәт Ф. Моңнан яралган иҗат // Сәхнә. – 2017. № 5 (май). – 6 – 8 б.б. Шагыйрәнең татар җыр сәнгатенә керткән өлеше турында танылган журналист фикере.
  • Рахман Р. Кирәксә, ханбикә, кирәксә, өммәт анасы Гайшә булабыз! // Идел. – 2019. № 11 (ноябрь). – 2 – 6 б.б. Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән яңа заман әдәбияты һәм тәнкыйть турында әңгәмә.
  • Фазлыева Ф. Сания Әхмәтҗанова: “Үзем хәл итә алырлык максатлар гына куеп яшим” // Миллион татар. – 2020. № 2. – 9 – 12 б.б. “Әдәби марафон” проектында катнашучыларны күренекле шәхесләр белән якыннанрак таныштыру максатыннан әңгәмә.
  • Мингатина С. Сания Әхмәтҗанова хикмәте // Интертат. – 2020. – 21 апрель. Сания Әхмәтҗанова иҗатына күзәтү.
  • Мозаффарова Э. Сания Әхмәтҗанова: ”Шигырьдә алдашканым юк” // Ирек мәйданы. – 2021. – 21 гыйнвар. Сания Әхмәтҗанова белән аның хәзерге иҗат торышы турында әңгәмә.
  • Батталова Г. Күңеле нәфис, каләме – корыч. – Мәйдан. – 2022. № 4. – 63 – 66 б.б. Чордаш һәм фикердәш, әмма яшьтәш булмаган ике шагыйрь әңгәмәсе.
  • Ганиева А. Сүз – сүрәңнән балкыр милләт йөзе. – Мәйдан. – 2022. № 4. – 77 – 82 б.б. Сания Әхмәтҗанова шигъриятенә бер караш.
  • Әхмәтҗанова С. Җыр булса, шундый булсын. – Сәхнә. – 2022. № 4. – 19 – 21 б.б. “Моңаймагыз, шомыртларым” җырының язылу тарихы.
  • Галимуллин Ф. Чырагында Арча уты көйри // Мәдәни җомга. – 2022. – № 14 (15 апрель). – 14 б. “Язмышлар такыясы” китабындагы әсәрләргә мөнәсәбәтле, шагыйрә иҗатына галим карашы.
  • Галимуллин Ф. Чырагында Арча уты көйри (ахыры) // Мәдәни җомга. – 2022. – № 15 (22 апрель). – 11 б. “Язмышлар такыясы” китабындагы әсәрләргә мөнәсәбәтле, шагыйрә иҗатына галим карашы.
  • Мостафина Ф. Сания Әхмәтҗанова: “Өлгерәсе иде” // Безнең гәҗит. – 2022. – № 15 (20 апрель). – 8 бит. Шагыйрәнең 60 яшьлек юбилее уңаеннан әңгәмә.
  • Гыймадова Г. Сания Әхмәтҗанова: ”Телебез – хаста Тукай хәлендә” // Ватаным Татарстан. – 2022. – № 63 (6 май). – 18 бит. Татар теле, иҗат әһеленең бүгенге хәл-торышы хакында әңгәмә.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина