Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде

«Казан утлары» журналының китап киштәсе сериясеннән чираттагы басма – Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде. «Бу «Казан утлары»ның 20нче китабы. Журнал чыгарган китапларның тиражы 50 мең данәгә якынлашып килә. Иң мөһиме, аларның 80-90 проценты кибеткә чыгуга, сатылып бетә. Суслонгер темасына бер китап чыккан иде. Ул иң күп соралган басма булды. Хәзер икенчесен чыгардык», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков сүзләренчә, Татарстанда бик күп кешенең язмышы Суслонгер трагедиясе белән бәйле. «Үземнең бабам да Суслонгер аркылы үткән. Һәр ике-өч кешенең әбисе, бабасы андагы хәлләрне белә. Кешегә бу вакыйгаларны уку кызыклы булыр, дип өметләнәм. Бу тема бик аянычлы булса да, без аны читләп уза алмадык», – диде «Татмедиа» генераль директоры.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин китап киштәсе сериясенә яхшы укыла торган әсәрләр генә керүен әйтте. «Без шулай ук чит төбәкләрдә яшәп, иҗат итүче авторларга, бигрәк тә Башкортстанныкыларга, игътибар бирәбез. Башкортстаннан дүрт язучының китабы басылды инде. Китапларыбызның дәрәҗәсен күтәрер өчен, без Зиннур Хөснияр, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова, Марат Кәбиров кебек күренекле авторларның да әсәрләрен бастырабыз», – диде ул.

Рөстәм Галиуллин Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабын редакция белән тетрәнеп укыганнарын әйтте. «Шулкадәр фаҗигале тормыш сурәтләнгән. Баксаң, монда Зиннур абыйның әбисе, анасы, күршеләре язмышы булган икән. Әдәбият чын кешеләр һәм чын вакыйгалар булганда гына шулай тәэсир итә», – диде «Казан утлары»ның баш мөхәррире.

Зиннур Хөснияр әсәрдәге төп геройларның, зур газаплар кичергәннән соң, бүгенге көнгә кадәр исән-сау яшәүләренә соклануын белдерде. «Рәхилә нинди генә этлекләр, нинди генә әшәкелекләр күрми. Аның һәммәсен дә укучылар үзләре укырлар, инанырлар. Болар бөтенесе тормышта булган вакыйгалар», – диде китап авторы.

«Әтием кайда, Суслонгер?!» китабына кергән әсәр 2021 елда «Казан утлары» журналында «Мәдинәгә медаль бирәләр» исеме белән басылып чыккан булган. Яңа басманы «Татмедиа»ның барлык сәүдә нокталарында сатып алырга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар