Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зарипов Әхтәм

Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә башкортстанның Илеш районы Таҗи авылында туган.

1961-72 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.

1972 елдан – Казан телевидениесендә режиссер.

1987-92 елларда Казан телевидениесендә  баш режиссер.

2018 елның апрелендә Тукай клубында Әхтәм Зариповның “Чорсыз чорыбыз “физиологиясеннән” һәм “Өмет булсын юлдашың” китапларын тәкъдим итү кичәсе булды.

Китапларга Әхтәм Зариповның озак еллар дәвамында тупланган иҗаты – публицистик мәкаләләре һәм киносценарийлары тупланган.

Кичәдә Әхтәм Зариповның курсташлары – Камал театрының күренекле артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, халык язучы Рабит Батулла, танылган язучылар Роберт Миңнуллин, Вахит Имамов, Тәлгать Галиуллин катнашты.

2018 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Язучылар