Татар драматурглары һәм режиссёрлары күбрәк аралашсын өчен якын арада махсус виртуаль мәйданчык булдырылачак. Моңардан тыш, яңа заманча пьесаларны бер урынга җыеп сәхнә әсәрләренең электрон китапханәсен (банкын) ясау да күзалдында тотыла.
Бу турыда сүз 21 августта Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстан театрларының директорлары һәм режиссёрлары катнашында узган Түгәрәк өстәлдә барды. Яңа сезон башланыр алдыннан Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнәдән килгән җитәкчеләр барысы өчен дә хас булган сорау-проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сүз алмаш гастрольләр, яңа спектакльләр чыгару өчен финанслар юнәтү, дәүләт йөкләмәсен үтәү, «Пушкин картасын» куллану мөмкинлекләре, фестивальләрдә катнашу, заманча пьесалар кытлыгы һ.б. турында барды.
Фикер алышуда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр да катнашты. Ул үз чыгышында еллар буена хәл ителми кала торган мәсьәләне күтәрде: ул да булса драматурглар белән режиссёрларның, театр директорларының аз аралашуы.
«Миңа Туфан абый Миңнуллин әйтә торган иде, күбрәк театрда булырга тырыш, артистлар, режиссёрлар белән ешрак аралаш, шунсыз драматург була алмыйсың, җүнле пьеса да яза алмаячаксың, дия торган иде. Ул чыннан да шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, пьесаның беренче вариантын язгач, мин аны күп еллар хезмәттәшлек иткән режиссёрларга укытам, алар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтәләр. Кайчакта без пәрмә-пәр килеп бәхәсләшәбез дә, тик болар барысы да сәхнә әсәре сыйфатын яхшырта торган әйберләр», — диде Равил Сабыр.
Интернет заманы икәнен истә тотып, ул драматурглар һәм режиссёрларны бер виртуаль мәйданчыкка тупларга тәкъдим итте. Әйтик, әле пьеса яза башлаганчы ук автор шул мәйданчыкка бер битлек кенә текст җибәрә. Анда булачак пьесаның синопсисы, темасы, идеясе, күтәрелгән проблематикасы һәм персонажлар исемлеге булырга тиеш.
«Әгәрдә синопсис берәр режиссёрга ошаса, алар пьесаны драматург белән бергәләп яза алыр иде һәм бу очракта нәкъ менә шушы театрга кирәкле сыйфатлы сәхнә әсәре барлыкка килү мөмкинлеге бермә-бер артыр иде», — дип саный Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе.
Режиссёрлар бу идеяне кызыклы дип таптылар һәм шулай ук татар драматурглары иҗат иткән пьесаларның электрон китапханәсен дә булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясадылар.
Аннары чарада катнашучылар Равил Сабыр пьесасы буенча Әлмәт театрының баш режиссёры Сардар Таһировски куйган «Йорт» иммерсив спектаклен карадылар.



Яңа комментарий өстәргә