24 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Чараны Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештыра.
Кичә барышында Гурий Тавлинның әсәрләреннән өзекләр укылачак, театральләштерелгән чыгышлар күрсәтеләчәк, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган җылы хатирәләр яңгыраячак, диелә хәбәрдә.
- Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Зәй районы Урта Баграж авылында туган. Ул — Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Яңа комментарий өстәргә